ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында чит илләрдә һәм РФ төбәкләрендәге Татарстан Республикасы вәкилләре белән видеоконференц элемтә режимында киңәшмә узды

2015 елның 18 августы, сишәмбе
 

2015 елның 17 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге Татарстан Республикасы вәкилләре белән видеоконференц  элемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә республика министрлыклары, ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы вәкиллекләре җитәкчеләрен Татарстан Республикасы катнашкан эре халыкара чаралар хакында хәбәр итте, алар арасында:

Су спорт төрләре буенча XVI FINA дөнья чемпионаты

• 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын  Казанда  үткәрү буенча безнең җиңүебез

• Чэнду шәһәрендә узган (КХР) Россия Федерациясенең Идел буе  федераль округы һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының Югары, Урта агымы төбәкләре җитәкчеләренең түгәрәк өстәленең 4 утырышы

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе шулай ук Татарстан җитәкчелеге һәм республика сәнәгать предприятиеләре катнашында эре халыкара чаралар планы белән таныштырды. Ул чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге Татарстан Республикасы вәкиллекләре алдында торган сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек, милләттәшләр белән эшчәнлек өлкәләрендә торган бурычларны билгеләп үтте.

Узган киңәшмә кысаларында шулай ук чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International