Агымдагы елның 2 – 4 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан нефть-газ форумы узачак. Форумны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе оештыра.Татарстан нефть-газ форумын тантаналы ачу 2 сентябрь көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә комлпексы территориясендә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
2015 елның 27 августында Татарстан Республикасының Югары Ослан районында Иннополисны сәгатенә 20 мең кубометрга кадәр күләмдә "зәңгәр ягулык" белән тәэмин итәчәк газүткәргечне һәм бер автоматлаштырылган газ бүлгеч станцияне файдалануга тапшыру тантанасы булды. Бүгенге вакыйга белән "Газпром" ААҖ тарафыннан тормышка ашырыла торган "Елизаветино торак пунктына кадәр газүткәргеч" инвестиция проектының беренче этабы тәмамланды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Газпром" ААҖ Идарә рәисе Алексей Миллер һәм "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты.
Алексей Миллер сүзләренчә, бүгенге вакыйга гадәти генә түгел, чөнки компания тарихында беренче тапкыр газ яңа шәһәргә бирелә, ә эшләрне башкаруга бер ел вакыт киткән.
«Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә 60 яшь. Предприятие (элеккеге исеме — «Таттрансгаз» ҖЧҖ) 1955 елда, «Миңлебай — Казан» магистраль газ үткәргече кулланылуга тапшырылганнан соң оеша. Әлеге магистраль сугыштан соң салынган өченче һәм Татарстанда беренче газ үтәргеч булып тора. Хәзерге вакытта «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖтә 11 мең кеше эшли, алар гомуми озынлыгы 5,7 мең км магистраль газ үткәргечнең, 200 газ җибәрү станцияләренең, 700 дән артык җайга салу пунктларының эшен тәэмин итә. Республиканың барлык 45 административ районы да табигый газ белән тәэмин ителгән. Ел саен «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ РФ үзәк төбәкләренә, якын һәм ерак чит илләргә 260 млрд куб.м табигый газ озата, шул исәптән, 15 млрд. куб.м газ Татарстан Республикасы халкын, шулай ук Оренбург өлкәсенең 8 районын, Самара өлкәсенең кайбер районнарын, Ульяновск өлкәсен, Киров өлкәсен, Башкортостанны, Удмуртияне һәм Чувашияне тәэмин итә. 2006 елдан башлап Татарстан Республикасын газлаштыру программасы уңышлы эшләп килә. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып иганәчелек һәм хәйрия эше белән шөгыльләнү тора.
2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республиканың авиатөзелеш предприятиеләре вәкилләре «МАКС-2015» халыкара авиация-космос салоны ачылышында катнашты, ул Мәскәү янындагы Жуковский шәһәрендә ачылды. Авиасалон күргәзмәләре 19 мең кв. м мәйданга урнашкан, алар арасында Татарстан Республикасы предприятиеләре – Казан вертолет заводы, С.П.Горбунов исемендәге, «Казан Гипронииавиапромы» АҖ, «Электроприбор», «Радиоприбор», «Элекон», заводлары, «Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы» ААҖ, В.И. Шимко исемендәге «НПО «Радиоэлектроника» бар. «МАКС-2015» халыкара авиация-космос салонын рәсми ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин да катнашты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «МАКС-2015» халыкара авиация-космос салоны кысаларында күргәзмәләр белән танышты, авиасалонда оештырылган махсус очу программасында катнашты, яңа җиһазлар белән танышты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» (ПАО ОАК) президенты Юрий Слюсарь һәм «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Александр Михеев белән очрашуда катнашты. Очрашу вакытында импортка чыгарыла торган продукция турында сөйләшү булды. Шулай ук РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән фикер алышу булды. (ТР Президенты Матбугат үзәге мәгълүматы файдаланылды).
2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында «МАКС-2015» 12 халыкара авиация-космос салонында катнаша.
Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре - "КВЗ" ААҖ, «Туполев» САҖ филиалы -"С.П.Горбунов исем. КАЗ”, «Казанның Гипронииавиапром» АҖ, «Электроприбор» Казан заводы»ААҖ ААҖ, НПО “Симонов исем.НПО” АҖ, "ЭНИКС" ЯАҖ, " "Радиоприбор" АҖ, “Элекон заводы” ААҖ, "Казан приборлар җыю конструкторлык бюросы" ААҖ, “В.И. Шимко исем. "НПО "Радиоэлектроника" ААҖ, «КНИАТ» АҖ, «Тулпар Интерьер групп" ҖЧҖ, «Алабуга-Волокно» ҖЧҖ.
2015 елның 24 августында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәттахов Рашат Шакир улы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәкара багланышларны үстерү бүлеге башлыгы Хәсәнова Гүзәлия Лөгат кызына Кырым Республикасына һәм Севастополь шәһәренә ярдәм итү эшчәнлегендә актив катнашу өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәхмәтен тапшырды.
2015 елның 21 августында Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов «Хәзерге заман мәгарифе яңа стратегик ориентирлар – яңа хәл ителешләр» пленар утырышы кысаларында ассызыклаганча, Татарстан Республикасы төрле юнәлешләр буенча илнең модель төбәгенә әйләнде, соңгы биш ел эчендә без үсештә күпкә алга киттек.
2015 елның 22 августында "ПОЗиС" ААҖ коллективы «Сәламәтлек» ХIII гомүмзавод спартакиадасы нәтиҗәләрен чыгарачак. Иң әйбәт спортчылар «POZIS: спорт һәм хезмәт бергә баралар!» традицион корпоратив бәйрәм кысаларында бүләкләнәчәкләр.
Традицион рәвештә сергачлылар бәйрәмгә гаиләләре белән киләчәкләр. Бәйрәм программасында музыкаль- күңел ачу программасы, “Әти, әни, мин- спорт гаиләсе” эстафетасы, “POZIS брендына яшь сергачлы карашы” иҗадый бәйге оештырылачак.
Канат тарту һәм мини-футбол буенча ярышлар, ГТО нормаларын тапшыру, «Велотриал» клубы спортчыларының чыгышлары каралган.
2015 елның 20 августында ЕлАЗның янгын сүндерүче дружиналарының традицион ярышлары узды. Ярышларда сигез команда катнашты.
Жюри составына ПЧ-70 вәкилләре, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы һәм сәнәгать экологиясе хезмәте, берләшмәнең профсоюз комитеты вәкилләре керделәр. Жюри билгеләгәнчә, ярышларда катнашучылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү буенча теоретик белемнәрен һәм шартлы янгын сүндерүдә практик осталыкларын яхшы күрсәттеләр.
Нәтиҗәләр буенча иң яхшы күрсәткечләр автотрактор җитештерүчеләре күрсәтте, икенче урында - инженер үзәге командасы, өченче урында – җыю цехы. Җингән командаларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Әлмәттә "Татнефть" компанияләре төркеменең һәм төбәк хезмәт күрсәтү нефть предприятиеләренең төп һөнәрләр буенча яшь хезмәткәрләр арасында ел саен уздырыла торган һөнәри бәйге уздырылды. Бәйге “Татнефть” кадрлар әзерләү үзәге полигонында узды. Анда структур оешмаларның, Компаниянең ярдәмче оешмаларының һәм Татарстанның хезмәт күрсәтү предприятиеләренең хезмәткәрләре катнашты.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырылды: “Нефть чыгару буенча иң яхшы буын”, “ППД буенча их яхшы буын”, “Нефтьне әзерләү буенча иң яхшы смена”, “ПСР иң яхшы вахтасы”, “Иң яхшы электросварщик”, “Бораулау буенча иң яхшы вахта”, “КРС буенча иң яхшы вахта”, “КИП һәм А иң яхшы слесарь”, "Иң яхшы электромонтер-линейщик”, “Иң яхшы электромонтер-ремонтник”, “иң яхшы йөртүче”, “Иң яхшы токарь“.
2015 елда һөнәри белгечлек буенча бәйге 45 тапкыр уздырылды. Беренче урынны - "Альметьевнефть" КБДДУ, икенче урынны- "Елховнефть", өченче урынны - "Ямашнефть" яулады.