Татарстан Республикасы белән Мәскәү өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2015 елның 17 августы, дүшәмбе
 

2015 елның 14 августында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты.

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Воробьев Татарстан Республикасы белән Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү имзаладылар.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан күп юнәлешләр буенча Мәскәү өлкәсе белән хезмәттәшлек итәргә тели. «Татарстан – нефть сәнәгате, нефть химиясе, машина төзелеше белән шөгыльләнүче төбәк. Бүген Татарстан белән Мәскәү өлкәсе арасындагы товар әйләнеше 30дан алып 35 млрд. сумга кадәр. Товар чыгару һәм товар кертү чагыштырмасы бертөрлерәк. Без йөк автомобильләре җибәрсәк, сез безгә җиңел автомобильләр җибәрәсез. Безнеңчә, күп кенә юнәлешләрдә хезмәттәшлегебезне үстерергә мөмкинлегебез бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Төбәкләр арасында тәҗрибә алмашу – бик кызыклы, дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, инновацион үсеш мәсьәләләре буенча да, уңайлы инвестицион тирәлек тудыру мәсьәләләре буенча да. Ул билгеләгәнчә, Татарстанның махсус икътисадый зоналар, индустриаль парклар булдыру һәм ИТ өлкәсендә тәҗрибәсе бар. Мәскәү өлкәсе - Россиянең тарихи яктан танылган фәнни-мәгариф үзәге, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов губернаторга республиканың сәнәгать секторын үстерү турында сөйләде. «Татарстанның төп үсеш нокталары – нефть химиясе һәм нефть эшкәртү. Без пластмасса һәм синтетик каучук җитештерүчеләренең иң эреләре. Параллель рәвештә машина төзелешен, авиа төзелешне, судно төзелешен һәм компрессорлар җитештерүне алып барабыз», - диде ул.

Шулай ук ул Андрей Воробьевка Мәскәү өлкәсе территориясендә яшәүче татарларга ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында Андрей Воробьев Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, үткәнчә, соңгы берничә елда Татарстан үз үсешендә куәтле ыргылыш ясады. Еш кына федераль программаларны һәм Россия Президенты указларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанны мисал итеп куялар, дип өстәде ул.

 «Минем уйлавымча, бу уңышларга бары тик команданың профессиональ эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Татарстанның көчле ягы – корпоратив культура. Шуның өчен, безгә сезнең белән аралашырга һәм тәҗрибә уртаклашырга кызыклы”, -дип ассызыклады губернатор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International