"Татнефть" компанияләре төркеменең ышанычлы партнеры (тәэмин итүчесе)” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. "Татнефть" компаниясе “Ышанычлы партнер (тәэмин итүчесе)” сертификатларын эшмәкәрлекнең кече һәм урта секторыннан 30 иң яхшы партнерына тапшырды. Бәйгедә 560 кече һәм урта предприятие катнашты.
Иң яхшылар өч номинация буенча сайланды: “Төп җиһазлар, чимал һәм материалларның буенча иң яхшы партнер”, “Җитештерү процессын тәэмин итү өчен хезмәт күрсәтү буенча ышанычлы партнер”, “Ярдәмче җитештерүнең ышанычлы партнеры”.
"Татнефть" компаниясе расланган корпоратив программа кысаларында Татарстан Республикасының көньяк - көнчыгышында кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышлык күрсәтә. Аның максаты – эшмәкәрләрнең эшчәнлек активлыгын арттыру, перспективалы җитештерүне үстерү һәм яңа эш урыннарын булдыру. Уртак эшчәнлек нәтиҗәсе - "Татнефть" компанияләр төркеме өчен кече һәм урта эшмәкәрлек продукциясен һәм хезмәт күрсәтүнең күләмен үстерү. 2014 елда әлеге күрсәткеч 13,2 млрд сум тәшкил итте, бу гомүм сатып алу күләменнән 12% тирәсе. "Татнефть" САҖ бүлекчәләре өчен тәэмин итүчеләр структурасында урта, кече һәм микро предприятиеләре категориясеннән тулаем партнерлар күләменнән 50 % артык тәшкил итәләр.
"Татнефть" компаниясе уздырган әлеге бәйге – Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү инструментларының берсе. "Татнефть" САҖ эшмәкәрләрне Компаниянең материаль-техник яктан тәэмин итәргә чакыра, эшмәкәрлекне гамәлгә ашыру өчен инфраструктура объектларын һәм җиһазларны ташламалы шартларда тәкъдим итә, проектларга финанс яктан ярдәм күрсәтә.