Кытайда «Идел-Янцзы» форматында Россия-Кытай яшьләр форумы йомгакларын чыгардылар

2015 елның 11 августы, сишәмбе
 

Чэнду шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы, Сычуань провинциясе) пандалар тыюлыгы фәнни үзәк мәйданчыгында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ян Цзечи катнашында «Идел-Янцзы» форматында Россия –Кытай яшьләр форумының ябылу тантанасы узды.

Форумда катнашу өчен Идел буе федераль округы делегациясенә Идел буе федераль округының 50 вузыннан 160 студент керде. Яшьләр форумында Татарстан Республикасыннан Казан федераль университеты һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория студентлары, шулай ук «iВолга 2014» Идел буе федераль округының яшьләр форумы сменасының катнашучысы Гөлназ Дәвлетбаева катнашты.

Барлык катнашучылар – укуда иң өлгер, әйбәт укучы студентлар, яшьләр җәмәгать оешмалары лидерлары, талантлы артистлар һәм спортсменнар. Кытай делегациясендә  Янцзы елгасының Югары, урта агымы провинциясенең 180 студенты катнашты.

Искәртеп китәбез, 2015 елның 7 августанда Михаил Бабич һәм Ян Цзечи «Идел-Янцзы» форматында Идел буе федераль округы һәм Янцзы елгасының Югары, урта агымы провинциясе төбәкләренең дүртенче түгәрәк өстәле утырышын уздырдылар. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты.

Әлеге түгәрәк өстәл –  билгеләнгән форматта ел саен уздырыла торган чара, монда сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек итүнең төп аспектлары хакында фикер алышалар һәм алга таба мөнәсәбәтләрнең үсеше өчен приоритетлы юнәлешләр билгелиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International