ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында Татарстан белән Сычуань провинциясе арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында фикерләштеләр

2015 елның 12 августы, чәршәмбе
 

2015 елның 12 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Провинцияне реформалау һәм үстерү комитеты башлыгы Тан Лимин җитәкчелегендәге Сычуань провинциясе делегациясе белән очрашты.

Очрашуда Сычуань провинциясе тимер юл төзелеше канцеляриясе башлыгы урынбасары Сунь Юнь һәм Сычуань ассоциациясенең РФ һәм БДБ президенты һәм Сычуань импорт-экспорт компаниясе генераль директоры Силин Цзэн Айго катнашты.

Очрашу кысаларында Татарстан белән Кытайның Сычуань провинциясе арасында сәнәгать, транспорт, авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәсендә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге турында фикерләштеләр.

Татарстан Кытай белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына, дип ассызыклады Равил Зарипов. Аның сүзләренчә, Россия һәм Кытай төбәкләре хезмәттәшлеге РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ярдәмендә һәм катнашында яңа дәрәҗәгә чыкты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов ассызыклаганча, Татарстан Кытай белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына. Аның сүзләренчә, Россия һәм Кытай төбәкләре хезмәттәшлеге РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ярдәмендә һәм катнашында яңа дәрәҗәгә чыкты.

Күптән түгел Кытайда Идел буе һәм Янцзы елгасының Югары, урта агымы төбәкләре җитәкчеләренең түгәрәк өстәле утырышы кысаларында Татарстан Хөкүмәте һәм Сычуань провинциясенең Халык Хөкүмәте арасында имзаланган  Килешү үзара нәтиҗәле элемтәләрне гыгытуга һәм үстерүгә яхшы нигез булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International