2015 елның 18 августында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында «Нәфис - Биопродукт» яңа май экстракциясе заводын эшләтеп җибәрделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашты.
Яңа завод — «Нәфис - Биопродукт» май орлыгын тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү комплексын төзүнең йомгаклау этабы, ул шулай ук эксплуатациягә тапшырылган майларны рафинатлау заводы һәм шешәләрдә май, майонез һәм соуслар чыгару заводы да керә. Яңа куәтләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә «Нәфис» компанияләр төркеме елына 1 млн. тонна май орлыгы эшкәртәчәк.
Яңа завод җитештерүен эшләтеп җибәргәнче, «Нәфис» ДКң 2007 елда төзелгән Казан май эшкәртү заводында май орлыгын тирәнтен эшкәртү күәте елына 330 мең тонна иде. Завод 150 мең тоннага кадәр рафинатланмаган май һәм 175мең тоннага кадәр шрот җитештерә иде.
Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Нәфис - Биопродукт»та яңа куәтләрне гамәлгә кертү – импортка алмаш табу программасын гамәлгә ашыру ул. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы компания җитәкчелегенә, белегечләренә һәм персоналына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.