Мәскәү өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты

2015 елның 14 августы, җомга
 

2015 елның 14 августында Татарстан Республикасына Мәскәү өлкәсе Губернаторы  Андрей  Воробьев җитәкчелегендә Мәскәү өлкәсе делегациясе эш визиты белән килде. Визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу планлаштырылган. Яклар алдагы төбәкара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар. Рөстәм Миңнеханов белән Андрей Воробьев белән очрашу кысаларында  Татарстан Республикасы белән Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланачак.

Мәскәү өлкәсе делегациясе  әгъзалары Универсиада авылында  оештырылган инфраструктура, «ИТ-парк» эшчәнлеге, «Химград» технопаркы белән танышачаклар, Казан Федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология Институты кампусының укыту лабораториясенә һәм “Медицина фәне үзәге” / “Эйдос” медицина симуляторлары төбәк инжиниринг үзәгенә барачаклар, “Чын йөрәктән” хәйрия хоккей матчында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International