Бүген, 3 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “CNMTC” Кытай милли станоклар төзү компаниясе Вице-президенты Лян Фэн әфәнде җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашу узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов алып барды.
Чара кысаларында Кытай делегациясе вәкилләре 3 компаниягә презентация үткәрделәр, алар арасында - Кытай милли станоклар төзү компаниясе, «Хуанчжун СиЭнСи» Ухань станоклар төзү корпорациясе һәм «Пекин Раундэнс СиЭнСи Машин Тулз Ко» машина төзү корпорациясе. Очрашуда шулай ук «Казан Гипронииавиапром»ы АҖ вәкилләре дә катнашты.
Яклар хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, шул исәптән, Татарстан Республикасында станоклар төзү буенча уртак җитештерүне булдыру, хезмәттәшлек итү буенча эш төркеме булдыру турында да килештерләр.
Шулай ук Равил Зарипов Кытай делегациясен «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» XV халыкара махсуслаштырылган күргәзмәгә һәм «TechnoСварка» X махсуслаштырылган күргәзмәгә чакырды. Әлеге чаралар “Казан ярминкәсе”ндә быел 2-4 декабрьдә узачак.
3 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек Советының, Татарстан Республикасында хокук тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Координация киңәшмәсенең һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы әгъзалары һәм республика министрлыклары, ведомстволары һәм контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.
Җәмәгать тәртибен саклау – уртак эшебез, һәм мондый мәсьәләләрне хәл итү белән хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык институтлары да кызыксынырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казанда халыкара спорт чараларын уздырганда үзләрен яхшы яктан күрсәткән волонтерларны җәмәгать тәртибен саклауга җәлеп итәргә тәкъдим итте. Шулай ук эре җитештерү предприятиеләре нигезендә ирекле халык дружиналарын булдыру практикасын да искә төшерде.
Үз чиратында Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин билгеләгәнчә, урам җинаятьләрен нәтиҗәле профилактикасы ирекле халык дружиналары эшчәнлеге һәм «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексын үстерү белән дә бәйле.
“Имин шәһәр” системасындагы иң перспектив сегмент итеп, Артем Хохорин видеокүзәтүне атады. Мондый мәсьәләләрне хәл итүдә баш координатор итеп, Артем Хохорин Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын тәкъдим итте.
Ирекле халык дружиналарының активлашуы белән беррәттән, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры вәкаләтле полиции участоклары һәм җәмәгать иминлеген саклау пунктлары өчен административ –торак комплексларын төзүне дәвам итү мөһим икәнен ассызыклады.
Шуңа бәйле рәвештә Артем Хохорин «Муниципаль милиция турында» Татарстан законын кабул итәргә, шулай ук субъектларга полиция хезмәткәрләренең өстәмә санын мөстәкыйль рәвештә финанслау мөмкинлеген бирү буенча закон чыгару инициативасы белән чыгыш ясарга тәкъдим итте.
2015 елның 28-31 октябрендә Татарстан Республикасында Мәскәү шәһәре көннәре узды. Мәскәү делегациясен Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Алексей Шапошников җитәкләде.
30 октябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре делегациясе белән очрашты.Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов та катнашты.
2015 елның 31 октябрендә «Йолдыз» ҖЧҖ предприятиесе территориясендә Татарстан Республикасының тегү сәнәгате предприятиеләре арасында “тегү” белгечлеге өлкәсендә эшче һөнәрчелек осталыгы буенча республика бәйгесе узды. Бәйгенең төп максаты – эшче һөнәрчелекләрнең абруен үстерү, тармак хезмәткәрләренең алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау.
Әлеге чараны үткәрүдә Татарстан Республикасының текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы Федерациясе рәисе Исхакова Зилә Зәмир кызы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.
Республика бәйгесендә тегү сәнәгате предприятиеләре вәкилләре – фабрика эчендә үткәрелгән бәйге җиңүчеләре катнашты. Бәйгедә катнашучылар теоретик һәм практик күнекмәләр аша үз осталыкларын күрсәттеләр.
Беренче урынны Наталья Фадеева биләде (“Кукмара тегү фабрикасы” ААҖ);
Икенче урында - Елена Бахирева («Бросско» ҖЧҖ);
Өченче урында - Альбина Шәмсетдинова («Бөгелмә тегү фабрикасы» ҖЧҖ).
Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
31 октябрьдә «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының III республика фестиваленең Гала-концерты узды.
Фестивальнең зона этапларында һәм гала –концертта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.
Тантаналы чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачып җибәрде. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен укып китте.
Әлеге кичәдә Татарстан Республикасының 22 предприятие коллективы танылган классик һәм заманча җырлар башкарды.
2015 елның 30 октябрендә тантаналы рәвештә «Мода һәм Стиль. Казан-Көз» текстиль һәм җиңел сәнәгать товарларының 28 махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 2015 елның 3 ноябренә кадәр эшлиячәк.
Күргәзмәнең рәсми ачылышында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.
“Казан ярминкәсе”ААҖ күргәзмә үзәгеннең ике павильонында һәм ачык мәйданчыкта Россиянең 55 төбәгеннән 136 компания вәкилләре, шулай ук Кыргызстан, Латвия, Төркия һәм Беларусь Республикасы предприятиеләре вәкилләре киемнәр, аксессуарлар, өй җиһазлары һәм товарлары тәкъдим иттеләр.
2015 елның 1 ноябрендә ENES энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең мәгълүмат хезмәтләре һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләрен сайлау буенча ачык интернет-тавыш бирү старт ала.
Интернет тавыш бирүдә федераль эксперт комиссиясе сайлаган төбәк этаплары проектлары катнашачаклар. Татарстан Республикасынан бәйгедә катнашу өчен 12 заявка җибәрелде.
2015 елның 27 - 30 октябрендә Мәскәүдә «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексында «Химия-2015» XVIII халыкара химия сәнәгате һәм фәне күргәзмәсе узачак. Чарада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнаша.
Быел «Химия» күргәзмәсе үзенең 50 еллыгын һәм СССРның химия сәнәгате министры Л.А.Костандованың тууына 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.
«Химия» проекты 1975 елда күргәзмә индустриясенең Бөтендөнья ассоциациясе Билгесен (UFI) алучы Россиядә беренче күргәзмә. Ул шулай ук Россия күргәзмәләр һәм ярминкәләр берләшмәсе тамгасы (РСВЯ) белән билгеләнде
2015 елның 28-31 октябрендә Татарстан Республикасында Мәскәү шәһәре көннәре узачак.
28 октябрьдә Мәскәү шәһәре Думасы рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендә Мәскәү шәһәре делегациясе киләчәк. Аның составында – Мәскәү шәһәре Департаментлары җитәкчеләре, мәдәният, фән, татар җәмәгатьчелеге эшлеклеләре. Делегация әгъзаларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов каршы алачак.
27 октябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Вверх!» алтынчы республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды.
Бәйгедә җиңүчеләрне һәм призерларны игълан итүгә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Татарстан Республикасы иҗадый яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихоболов, Татарстан Республикасы ҮСК рәисе урынбасары Валентина Каменькова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.