Татарстан делегациясе Россия - Пакъстан сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышында катнаша

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Пакъстанга визиты уза.

Татарстан делегациясе составында республиканың әйдәп баручы предприятие җитәкчеләре: «КАМАЗ» САҖ, «КВЗ»САҖ, «КМИЗ» САҖ, «Казанькомпрессормаш»ААҖ, «Татнефть»САҖ.

2015 елның 19 ноябрендә Пакъстанга визиты кысаларыда Татарстан Республикасы делегациясе Россия - Пакъстан  Хөкүмәтара комиссиясенең 4 утырышы нигезендә узучы Беренче Россия – Пакъстан инвестицион форумы эшендә катнашты.

20 ноябрьдәТатарстан Республикасы делегациясе Россия - Пакъстан сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиясенең 4 утырышында катнашачак. Комиссиянең рәистәшләре – Россиядә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт директоры Виктор Иванов һәм Пакъстан Ислам Республикасының финанслар Министры Мөхәммәд Исхак Дар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International