ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.

2015 елның 18 ноябрендә Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе рәистәше – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, министрлыклар һәм ведомстволар, төрле юнәлештә эшләгән предприятиеләр, медицина һәм мәдәният учрежденияләре җитәкчеләре, республиканың һөнәри сәнгать  осталары катнашты.

2015 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесендә 192 җитештерү предприятиеләреннән, оешмалардан, учреждениеләрдән һәм республиканың халык һәм сәнгать  һөнәрләре осталарыннан 443 заявка кабул ителде. Бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан 126 лауреат, 1 дәрәҗәле 213 дипломант, 2 дәрәҗәле 78 дипломант расланды. 

 

2015 елның 17-18 ноябрендә Казанда “Татарстан Республикасында сыйфат көннәре” чаралар кысаларында “Мәгариф өлкәсендә сыйфат менеджментның системасы” VII төбәкара конференциясе һәм тематик түгәрәк өстәл узды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы, Белоруссия, Чуашия Республикасы, Башкортостан һәм Россиянең башка төбәкләренең урта-һөнәри белем бирү, югары уку йортлары, министрлыклар, ведомстволар, белгечләрнең 1000 артык вәкилләре катнашты.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов сәламләде.

Конференция программасы кысаларында катнашучылар Казан дәүләт энергетика университеты, Казан энергетика техникумына бардылар.

18 ноябрьдә “Мәгариф өлкәсендә сыйфат менеджментның системасы” түгәрәк өстәл узды. Катаншучылар сыйфат менеджмент системасын кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 18 ноябрендә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы  Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе  “Россиянең 100 иң яхшы товарлары” Программасы кысаларында 2004 елдан башлап, ел саен уздырыла.

2015 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесенә 192 җитештерү предприятиеләреннән, оешмалардан,  учреждениеләрдән һәм республиканың халык һәм сәнгать  һөнәрләре осталарыннан 443 заявка кабул ителде. Бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан 126 лауреат, 1 дәрәҗәле 213 дипломант, 2 дәрәҗәле 78 дипломант расланды. 

2015 елның 16 ноябрендә Хельсинкида Татарстан-Финляндия эшлекле форумы узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан Республикасы Финляндия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә  кызыксына һәм үзара файдалы багланышларны үстерергә шат булачак. Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, Финляндия тәҗрибәсе нигезендә Татарстанда күп кенә инновацион проектлар гамәлгә ашырыла.

Россинең Финляндиядәге Сәүдә вәкиле Валерий Шлямин ассызыклаганча, бүген федерациянең 85 субъектыннан 45 Финляндия партнерлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Ул билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы инвестицияләр, инновацияләр һәм башка юнәлешләр буенча алдынгы төбәкләрдән санала.

“Финляндиядә Татарстан Республикасының рейтингы зур, йөзләгән Финляндия эшмәкәрләре Татарстанны ышанычлы партнер буларак белә. Без бу төбәктәге югары идарә культурасы, команда рухы һәм Татарстанда бизнес ачучы компанияләргә җитәкчелекнең гарантияләнгән ярдәме турында сүз алып барабыз, диде Валерий Шлямин.

Татарстан – Финляндия эшлекле форумда Финляндиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Румянцев, Россия һәм аның төбәкләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм ныгытырга теләгән Финляндия бизнес даирәләр вәкилләре катнашты.

Форум азагында кайбер килешүләргә кул куелды.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов  Россия  Федерацииясендәге  ЮНИДО үзәге җитәкчесе  Сергей Коротков белән очрашты.

Очрашу кысаларында машина төзелеше, нефть химиясе, энергия нәтиҗәлелеге өлкәләрендә Татарстан Республикасы белән ЮНИДО үзәгенең  хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар.

Мәгълүмат өчен:

Сәнәгатьне  үстерү буенча Берләшкән милләтләр оешмасы (ЮНИДО)  1966 елда барлыкк килде, ә Берләшкән милләтләр оешмасының махсуслаштырылган оешмасы булып ул  1985 елда оештырылды. 

БМО гомуми системасы кысаларында дәүләт – әгъзалар белән хезмәтәшлектә ЮНИДО үсеш алган илләрдә сәнәгатьне  үстерүгә ярдәм итү өчен җавап бирә.

ЮНИДОның үзәк учрежденияләре  Венада (Австрия) урнашкан.

2015 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Россия вертолетлары” АҖ  генераль директоры Александр Михеев белән булган очрашуда катнашты.  

Очрашу кысаларында илнең вертолет төзелеше өлкәсен алга таба үстерү мәсьәләләре - шул исәптән, “Казан вертолетлар заводы” САҖ турында фикер алыштылар.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның   Россиядәге һәм Үзәк Азиядәге  «Сименс» компаниясе президенты,   «Сименс АГ» вице-президенты Дитрих Меллер белән булган очрашуда катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, шактый кыен икътисадый шартларга карамастан, Татарстан белән Германия арасындагы товар әйләнеше үткән ел эчендә 17% үсте.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, «Сименс» компаниясе җитәкчелегенең республикага визиты – билгеләнгән планнар кысаларындагы  уртак проектлар гамәлгә ашырылачак дигән сүз.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 11 ноябрендә Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖ «Eвро-5» стандартлы бензин җитештерүе эшләтеп җибәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.

"ТАИФ-НК" Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Автомобиль һәм авиация бензинына, реактив двигательләр өчен дизель һәм судно ягулыгы һәм мич мазутына таләпләр турында"гы техник регламенты кабул ителгәнче үк "Евро-5" стандартлы бензин җитештерә башлый. Шул ук вакытта заводта түбәнрәк класслы бензин чыгару тулысынча туктатылачак. "Евро-5" класслы товар бензинын җитештерүгә күчү өчен предприятиедә заманча технологияләр кертү буенча кайбер чаралар башкарылды.

2015 елның 11 ноябрендә Казанда “Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Татарстан Республикасы профсоюзы” иҗтимагый оешмасының XXIII хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренең профсоюз хезмәткәрләре катнашты.

2015 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Джибути Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Али Камил әфәнде белән очрашу узды.

Очрашу кысаларында Татарстан һәм Джибути Республикларының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презентациясе узды. Шулай ук катнашучылар машина төзелеше, төзелеш, туризм, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар.

Татарстанга визит кысаларында Джибути Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чаллыдагы «КАМАЗ» һәм «КИП – мастер» индустриаль паркы белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International