2015 елның 21 ноябрьдә Зеленодольск Мәдәният йортында А.М.Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводы оешуга 120 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы машина төзү предприятиеләре һәм Зеленодольск районы хакимияте җитәкчеләре катнашты.
Илдар Халиков барлык завод эшчеләрен бу предприятиенең 120 еллык юбилее белән котлады.
Премьер-министр ассызыклаганча, Бөек Ватан сугышы елларында завод ил белән бергә фашизмны җиңүдә катнашты. Заводның 5 мең эшчесе арасыннан 2800 кеше фронтка китә, шуларның 830ы гына әйләнеп кайта.
Сугыштан соң завод яңа лодкаларга каршы һәм сакчы кораблар, пассажир суднолары җитештерде. Хәзерге үсеш этабында предприятие хәрби- техник хезмәттәшлек линиясе суднолар төзи, махсус билгеләнешле катерлар, кече ракеталы кораблар, тиз йөрешле пассажир теплоходлары, нефть танкерлары һәм башка төрле кораблар җитештерә, дип өстәде Илдар Халиков.
“Бүген завод һәм аның зур коллективы Татарстан Республикасының һәм илебез суднолар төзү тармагының горурлыгы булып тора. Предприятие Россиянең бөек диңгез державасы буларак оешуына зур өлеш кертте. Завод соңгы елларда бик тиз алга бара, серияле заказларны үзләштерү темпы үсә”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Соңгы биш елда җитештерү күләме 3,7 тапкыр арткан. Завод социаль программаларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирә. 2010 елдан әлеге максатларга 450 млн. сум бирелгән. Илдар Халиков заводның алдынгы эшчеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.