«Туполев» САҖ филиалы - С.П. Горбунов исем. Казан авиация заводында һөнәри осталык буенча бәйге башланды

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе
 

2015 елның 24 ноябрендә «Туполев» САҖ филиалы - С.П. Горбунов исем. казан авиация  заводында һөнәри осталык буенча бәйге башланды.

Өч көн дәвамында «Туполев» САҖ барлык филиалларының27 яшькә кадәрге хезмәткәрләре иң яхшы эшче исемен яулау өчен көрәшәчәкләр.

Бәйгедә 60 якын катнашучы – 16 кеше - «Туполев» САҖ Мәскәү филиалыннан, 36 –Казан авиация заводыннан, 4 кеше – Ульяннан, 1 кеше Самарадан катнаша.

Бәйге берничә тармакта үткәреләчәк, һәр юнәлешне аерым экспертлар билгелиячәк, алар арасында әйдәп баручы инженер – конструкторлар, шулай ук «Туполев» САҖ җитәкчелеге.

Әлеге бәйге «Туполев» САҖ хезмәт җитештерүчәнлеген, фәнни-техник эшчәнлекне үстерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларга стимул бирү, шулай ук 2019 елда Казанда узачак WorldSkills Competition эшче һөнәрләрнең бөтендөнья чемпионатында катнашу өчен командаларны юнәлдерү максатында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International