ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе
 

Илдар Халиков Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте.

2015 елның 23 Татарстан Президенты Указы белән кандидатурасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы раслаганчы Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы итеп "Химград" ААҖ Директорлар советының элеккеге рәисе Альберт Кәримов билгеләнде.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының элекке министры Равил Зарипов, авиакомплекс буенча Татарстан Республикасы Президентының ярдәмчесе булып билгеләнде.

Илдар Халиков элеккке Премьер-министр урынбасарын – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповка республика һәм ил өчен башкарган олы һәм лаеклы эш өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Альберт Кәримовка символик министр портфелен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International