Ставрополь крае делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

 

2015 елның 25-28 ноябрендә Ставрополь крае делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты узачак.

Ставрополь крае  делегациясе составында  - Ставрополь крае Хөкүмәте Рәисе - Ставрополь крае икътисадый үсеш министры Андрей Мурга, Ставрополь крае азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, сәүдә һәм лицензия бирү  комитеты рәисе Галина Миронычева, Ставрополь крае энергетика, сәнәгать һәм элемтә министры Виталий Хоценко, сәнәгать, энергетика, төзү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Ставрополь крае Дума комитеты Рәисе урынбасары Валерий Черницов, муниципаль районнарның администрация башклыклары, крайның министрлыклар һәм оешмалар вәкилләре.

Визит программасы кысаларында Ставрополь крае делегациясе  «Химград» технополисына, ОАО «КАИ-Лазер» ААҖ, 7 номерлы шәһәр клиник шифаханәсенә, Агропромышленный парк «Казань» агро-сәнәгать паркына, КФУның   фундаменталь медицина һәм биологиясе Институтының  укыту – лабораториясе кампусына һәм «Медицина фәне үзәге» «Эйдос» медицина симуляторлары төбәк инжиниринг үзәгенә барачаклар.

Делегация «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк, «Алабуга» махсус икътисадый зона эшчәнлеге, «КАМАЗ» САҖ, «Мастер» Кама индустриаль  паркы эшчәнлеге белән танышакчаклар, Саба муниципаль районына барачаклар.

Татарстан Республикасы Сәнәгать  һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырыла.

Мәгълүмат өчен:

2014 елда Татарстан Республикасы Ставрополь крае белән үзара товар әйләнеше 1,96 млрд. сум., шул исәптән, чыгару  – 1,75 млрд. сум., кертү  – 0,21 млрд. сум тәшкил итте.

Ставрополь крае белән Татарстан Республикасының түбәндәге предприятиеләре хезмәттәшлек итә: «КАМАЗ» ААҖ,  «Форд Соллерс Холдинг» ҖЧҖ, «Торговый дом «Кама» ҖЧҖ, ООО «Алкоторг» ҖЧҖ, «Русский водочный холдинг»ҖЧҖ, «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖ Казан шәһәрендәге филиалы,  «Нэфис Косметикс» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Нэфис-Биопродукт» ААҖ, «Менделеевсказот» ҖЧҖ, «Спартак»аяк киеме фабрикасы» ААҖ һәм башкалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International