2015 елның 19 һәм 20 ноябрендә Мәскәүдә Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне үстерү буенча ENES 2015 IV халыкара форумы уза.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша. Форумда ENES - 2015 кысаларында узучы бердәм күргәзмә экспозициясендә шулай ук Татарстан Республикасының кайбер энергетика комплексы предприятиеләре катнаша.
19 ноябрьдә “Төбәк программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергия нәтиҗәлелеге практикасын кертүне киңәйтү” темасына киңәшмә узды. Киңәшмәдә илнең әйдәп баручы сәясәтчеләре һәм эшмәкәрләре торак-коммуналь хуҗалыкта энергия нәтиҗәлелеге мәсьәләсе хакында фикер алыштылар.Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиков катнашты.
Мәгълүмат өчен:
Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне үстерү буенча ENES 2015 IV халыкара форумын традицион рәвештә Россия Энергетика министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте оештырды.
Форумда Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак, Мәскәү мэры Сергей Собянин, «Сбербанк» идарә рәисе Герман Греф, БРИКС вәкилләре, нобель лауреатлары, IRENA яңартыла торган энергия буенча халыкара агентлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
ENES 2015 кысларында 40 якын чара, утырыш, панель дискуссия, киңәшмә һәм мастер-класслар узачак.