«Республика потенциалы» бәйге җиңүчеләре бүләкләнде

2015 елның 20 ноябре, җомга
 

2015 елның 19 ноябрендә эшче яшьләрнең республика ачык форумында  Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларда яшьләр белән иң яхшы эш алып бару “Республика потенциалы” бәйгесе нәтиҗәләре билгеләнде.

Бәйге беренче тапкыр үткәрелде. Аның максаты – инженер белгечләрнең һәм эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру.

Бәйгедә республиканың 24 предприятиесе ике номинациядә катнашты: 1000 эшчегә кадәр һәм 1000 артык эшче булган предприятиеләр.

“1000 эшчегә кадәрге предприятие” номинантлар төркемендәге призерлар:

«Сетевая компания» ААҖ идарәсе  - (1 урын),

Арча ЗУЭС «Таттелеком» САҖ- (2 урында),

«Ремдизель» АҖ- (3 урын).

“1000 артык эшче булган предприятиеләр”  номинантлар төркемендәге призерлар:

«Казан вертолетлар заводы» САҖ - (1 урын),

«Домкор» ҖЧҖ- (2 урын),

«ТАНЕКО» АҖ - (3 урын)

Һәм «Нижнекамскнефтехим» САҖ - ( махсус приз).

Бәйге жюрисы яшьләр белән эшләү буенча түбәнләге предприятиеләрне билгеләделәр: «Азнакайның Нефтемаш заводы», «Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе» һәм «Казан электр техникасы заводы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International