2015 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Корея – Татарстан” ассоциациясе җитәкчесе Су-Мен Ким белән булган очрашуда катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ассызыклаганча, “без Татарстан Республикасының Мәскәү һәм илнең тагын берничә төбәге белән беррәттән, Кореянең стратегик партнеры булуы белән горурланабыз”. Ул сәяси һәм мәдәни партнерлык икътисадый элемтәләрне дә киңәйтергә ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры республиканың икътисадый мөмкинлекләре хакында сөйләде. Ул билгеләгәнчә, Татарстан - Россиянең зур индустриаль үсеш алган сәнәгать төбәкләренең берсе. Нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелеше кебек тармаклары үсеш алган. Безнең төбәк авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илдә икенче урында тора.