ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Иран Ислам Республикасының  Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясенең икътисад, финанслар буенча идарә һәм инвестицияләр буенча үзәк Җитәкчесе Реза Хөсәйни Гарагозле әфәнде белән очрашу узды.

Очрашуда шулай ук Иран Ислам Республикасының Казандагы  Генераль консуллыгы Җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мөхсен Фаганиәфәнде дә катнашты.

Очрашу кысаларында ике яклы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алыштылар.

Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азәрбәйҗан Провинциясенең икътисад, финанслар буенча идарә һәм инвестицияләр буенча үзәк Җитәкчесе Реза Хөсәйни Гарагозле әфәнде җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азербәйҗан Провинциясе делегациясе эш визиты кысаларында республиканың кайбер сәнәгать предприятиеләренә («КАМАЗ», «ЕЛАЗ», «Нижнекамскшина»), «Алабуга» МИЗ барачаклар.

 

2015елның 12 декабрендә  Севастопольдәге Кара диңгез флотының төп хәрби-диңгез базасында А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы җитештергән «Зеленый Дол» һәм «Серпухов» кече ракеталы судноларда Андреев флагларын күтәрү тантанасы узды

Тантаналы чарада Кара диңгез флоты командующие адмирал Александр Витко, Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов, Севастополь һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, “А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы” ААҖ һәм “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ җитәкчелеге катнашты.

2015 елның 9 июлендә «А.М. Горький исем. Зеленодольск заводы»нда 21631 проекты буенча төзелгән «Зеленый Дол» һәм «Серпухов» кече ракета корабларын Кара диңгезгә озату тантанасы узды. Суднолар  Зеленодолькидан эчке су юллары буенча Кара диңгезгә юл тотты, аларның йөзү мөмкинлекләрен сынап караганнан соң һәм дәүләт сынауы үткәннән соң, алар Кара диңгез флоты составына кабул ителде.


11
декабрь, 2015 ел
җомга
 

2015  елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Казаньоргсинтез» предприятиесендә яңа җитештерү линияләрен  эксплуатациягә кертү тантанасы узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов,   Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

 

2015 елның 11 декабрендә  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның өченче җылылык электр үзәгендә (ТЭЦ-3) төзекләндерү эшләре белән танышты. Аны Татарстан Республикасы  Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикаыс  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "ТГК-16" ААҖ генераль директоры Рамил Хөсәенов озата йөрде.

 

2015 елның 10-11 декабрендә Зеленодольск "ПОЗиС" АҖ нигезендә (POZIS, «Техмаш» Ростех Госкорпорациясенең «Техмаш» Концернына керә) Ростех ДК VII Инновацион сессиясе узды. Чарада Россия предприятиеләренең һәм фәнни учрежденияләрнең, инвестицион фондларның 200 артык  җитәкче вәкиле катнашты.

VII Инновацион сессиясенең темасы – Корпорациянең холдинг компанияләренең һәм оешмаларының тышкы инновацияләргә уникаль технологик компетенцияләр һәм запрослар белән идарә итү системаларын формалаштыру.

VII Инновацион сессия – Ростехның коммуникацион мәйданчыгы. Ул бөтен Дәүләт корпорациянең күәтлеген тупларга каралган.

 

2015 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның SAP компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендәге президенты Франк Коэн белән булган очрашуда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан предприятиеләре SAP компаниясе белән хезмәттәшлектән канәгать. Ул билгеләгәнчә, киләчәктә уңышлы хезмәттәшлек итү өчен кайбер мәсьәләләр буенча киңәшләшергә кирәк, шулар арасында  – SAP продукциясенә техник хезмәт күрсәтү хакын оптимальләштерү һәм  Татарстан территориясендә белгечләр әзерләү.


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы  Альберт Кәримов “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” бәйгесенең “Инновацияләр старты”  номинациясендә җиңүчеләрне котлады. 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, “бәйгедә җиңүчеләрнең проектлары Татарстан икътисадының әйдәп баручы тармакларының фәнни-гамәли бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән”. Аның фикеренчә, “инновацион  идеяләр, җиңүчеләрнең һәм лауреатларның проектлары республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында кирәк булачак, аларны реализацияләү Татарстанда җитештерелгән продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең конкурентлылыкка сәләтен арттырачак”.

 Альберт Кәримов “Татарастан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” бәйгесенең җиңүчеләренә  һәм катнашучыларына иҗадый һәм һөнәри уңышлар теләде.

 

2015  елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов рәислегендә “Казан дәүләт энергетика университеты” фәнни-белем бирү кластерының Координация советы утырышы узды.

Утырыш кысаларында энергетика субъектлары  базары өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды, 2016-2018 елларга кластерны үстерү буенча  максатчан программа һәм Координация советының киләсе елга эш планы расланды.

Җыелышта “Казан дәүләт энергетика университеты” фәнни-белем бирү  кластерын үстерү” максатчан программаны гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр ясалды.

Утырышта Координация советы әгъзалары энергияне саклау өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр Үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Әлеге Үзәк Татарстан  Республикасы Хәкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республиканың энергетика субъектлары ярдәмендә  оештырылды.

 

 «Казан  вертолетлар заводы» САҖ “Нефтегазшельф-2015” ел саен уздырыла торган унынчы конференция кысаларында «офшор авиациясе» номинациясендә нефть-газ шельфы  өчен  продукция  һәм хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы предприятие – китертүче дип билгеләнде.

Ми-8МТВ-1 һәм  Ми-172 вертолетлары Россиянең нефть һәм газ шельфларында «Лукойл», «Роснефть», «Авиашельф» компанияләрендә, шулай ук Вьетнам һәм Һиндыстанның нефть, газ компанияләрендә эшлиләр.

“Россия вертолетлары” идарәсе астында “Казан вертолетлар заводы” сыйфатлары буенча уникаль машиналар җитештерә. Алар шельф проектларына хезмәт күрсәтү буенча киң спектрлы бурычлар хәл итә алалар.

“Казан вертолетлар заводы”  авиация  техникасын яхшырту, яңа модельләр булдыру буенча нефть, газ  тармагының әйдәп баручы белегечләре белән тыгыз элемтәдә эшли.

Конференция кысаларында “Казан вертолетлар заводы” «офшор авиациясе» номинациясендә лидер итеп  билгеләнде.

 

2015 елның 8-9 декабрендә Татарстан Республикасында ел  саен Сыйфат көннәрен уздыру кысаларында, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «КАМАЗ» САҖ һәм “Идел буе сыйфат үзәге” коммерцияле булмаган оешма ярдәмендә “Сыйфат – заман автосәнәгатенең конкурентлыкка сәләтлелек нигезе” III төбәкара конференциясе узды.

Конференция эшендә Белоруссия, Германия, Башкортостан, Чувашия Республикасы, Владимир, Волгоград, Курган, Түбән Новгород, Ростов, Самара, Тверь, Ульян, Тула, Саратов, Төмән өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Псков, Чиләбе, Липецк, Пермь, Новосибирск шәһәрләреннән автомобиль сәнәгате предприятиеләренең 200 артык белгеч катнашты.

9 декабрьдә «КАМАЗ» САҖ, “ЦФ КАМА коммерцияле транспорт чаралары өчен системалары” ҖЧҖ, «Кнорр-Бремзе. Коммерцияле транспорт өчен системалар» ҖЧҖ мәйданчыкларын карап чыгу оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International