Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе
 

Берләшкән милләтләр оешмасы (ООН) карары нигезендә, ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә (International Day Against Corruption).

Аның төп максаты булып барлык дәүләт һәм дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын коррупция проблемасына юнәлтү тора.

Шул көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәле сәяси конференциядә коррупциягә каршы Берләшкән милләтләр оешмасында имзалау өчен Конвенциясе ачылды. Ул Генераль ассамблея тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителде.

Ул дәүләтләрнең күмәк һәм килештерелгән гамәлләре коррупциягә каршы көрәш системасын көчәйтү, аның күләмен һәм нәтиҗәләрен киметүгә булыша. 2003 ел Конвенциясе – мондый төрдәге беренче документ. Россия аны беренчеләрдән булып имзалады.

Коррупция — катлаулы  социаль, икътисадый һәм сәяси күренеш, ул илнең үсеш дәрәҗәсенә бәйле булмыйча, барлык илләргә дә кагыла.  Чөнки ул икътисадый үсешен тоткарлый, дәүләт нигезен какшата.  

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнне күп илләрдә демонстрацияләр, очрашулар, семинарлар һәм башка төрле чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International