Татарстан делегациясе Катарда «Мәгариф шәһәре» белән танышты

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе
 

2015 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Катарга визиты кысаларында «Мәгариф шәһәре» эшчәнлеге, Катар мәгариф, фән һәм иҗтимагый үсеш фонды проекты белән танышты.

«Мәгариф шәһәре» (Education City) төрле уку-укыту учреждениеләре (урта мәктәптән алып фәнни-тикшеренү институтларына кадәр), шулай ук дөньяның кайбер университетлары филиаллары урнашкан зонадан гыйбарәт. Мәйданы 14 кв.км. һәм ул Доха шәһәре читендә урнашкан.

«Мәгариф шәһәре» фән белән бизнес очраша торган мәйданчык, анда хосусый һәм дәүләт эшмәкәрлеген үстерү өчен фәнни казанышларны файдалану максатларында тиешле багланышлар урнаштырыла.

Шәһәрне төзү проекты 1997 елда эшләтеп җибәрелгән иде. Һәм ул рәсми рәвештә 2003 елда ачылды.

Бүгенге көндә «Мәгариф шәһәре»ндә 6 Америка, 1 Британия һәм 1 Франция университетының филиаллары бар. Шәһәрдә Катар Ислам тикшеренүләре факультеты һәм Катар академиясе (мәктәп балалары өчен) эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International