POZIS белем проектының яшь чикләрен киңәйтә

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе
 

POZIS белем бирү проектының яшь чиген тагы да киңәйтә.

"ПОЗиС" АҖ “Киләчәк инженерлары” корпоратив машина төзелеше сыйныфлары кысаларында өстәмә әзерлек алырга теләгән  талантлы мәктәп укучылары өчен  яшь чикләрен тагын да киңәйтә.

Предприятие җитәкчелеге тарафыннан “Киләчәк инженерлары” сыйныфларында Зеленодольск һәм Волжск (Марий Эл Республикасы) 9 класс гомүмбелем бирү мәктәпләренең укучыларына белем алу мөмкинлеген расладылар. Моңа кадәр математика, физика, башка техник предметлар  буенча бердәм дәүләт имтиханына өстәмә әзерлек алу  мөмкинлеге бары тик 10-11 сыйныф укучылары өчен генә оештырыла иде.  

Корпоративный проект POZISның корпоратив проекты – классы “Киләчәк инженерлары” сыйныфлары 2012 елда старт алды.

Белем бирү проекты баштан КНИТУ – КАИның Зеленодольск машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр институты нигезләнде һәм бары тик  Зеленодольскның  һәм Зеленодольск районының мәктәп тәмамлаучылары гына әлеге проектта катнаша ала иде.

2014 елда программа киңәйтелде һәм мондый сыйныф Волжскта да булдырылды (Марий Эл Республикасы).

Бүгенге көндә “Киләчәк инженерлары” сыйныфларында Зеленодольск һәм Волжск шәһәрләренең 150 югары сыйныф  укучылары белем ала. Әлеге курсларда укучылар математика, физика, язу геометриясе, инженер һәм компьютер  графикасы буенча тирәнтен белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International