Катарга рәсми визит

2015 елның 8 декабре, сишәмбе
 

2015 елның 7-8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Доха шәһәрендә (Катар) рәсми визит белән килде.

Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары– Татарстан икътисад һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре озата йөри.

Рәсми эш сәфәре кысаларында ил җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашу уздырылачак.

7 декабрьдә Катар Дәүләте икътисад һәм сәүдә министры Шәйх Әхмәд бән Җассим бән Мөхәммәд Әль Тани белән очрашу узды. Яклар сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итүнең перспективалы юнәлешләр буенча, шул исәптән икътисад буенча фикер алышты.

Хезмәттәшлекнең иң перспектив юнәлешләре арасында Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ чыгару, нефть эшкәртү сәнәгатен, энергетика өлкәсендә уртак проектларны, "КАМАЗ" ГАҖ, "Казан вертолетлар заводы" ААҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ продукциясен Катар базарына чыгаруны, IT-технологияләр һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге хезмәттәшлекне атады.

8 декабрьдә Татарстан Президенты Катар Дәүләте Әмире Галиҗәнапләре Шәйх Тамим бән Хәмәд Әль Тани белән, шулай ук Катар Премьер-министры – Эчке эшләр министры Шәйх Габдулла бән Насыйр бән Хәлиф Әль Тани белән очрашырга планлаштыра.

 

 Татарстан Республикасы делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Катарның Инвестицияләр белән идарә, Катар Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге һәм Катар эшлекле даирәләре вәкилләре белән түгәрәк өстәл эшендә катнашачак.

Мәгълүмат өчен:

2015 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы белән Катар арасында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 602 мең. долл. АКШ тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International