Төмәндә сәнәгать буенча координация советы утыршы узды

2015 елның 4 декабре, җомга
 

2015 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Төмәндә узган сәнәгать буенча Координация советы эшендә катнашты.

Утырыш Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә узды.

Сәнәгать буенча Координация советы утырышының төп темасы – импортка алмаш табуда ярдәм итү өлкәсендә төп төбәк инструментлары.

Утырыш кысаларында импортка алмаш табу өлкәсендә ярдәм итүдә төп төбәк инструментларын формалаштыру, реализацияләү һәм үстерү белән бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла.

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе һәм Россия икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре федераль һәм Россия Федерациясе төбәкләре башкарма хакимият органнарының импортка алмаш табу буенча планнарны гамәлгә ашыру буенча үзара эшчәнлек турында мәгълүмат тәкъдим итәчәк.

Шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү Корпорациясе эшчәнлеге механизмнары, кулланылган дәүләт ярдәм итү инструментлары тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International