2015 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Катарга узган визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан белән Катар арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Катарның Инвестицияләр белән идарә, Катар Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге һәм Катар эшлекле даирәләре вәкилләре катнашындагы түгәрәк өстәл кысаларында төрле өлкәләрдәге перспективалы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов һәм Катар Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Мөхәммәд бән Әхмәд бән Товар Әль Кувари катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.
Чара кысаларында Татарстан Республикасының икътисадый, сәнәгать, инвестицион һәм туристик потенциалы презентацисе узды.
Татарстан Республикасы һәм Катарның сәүдә-икътисадый палаталары арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.