2015 елның 7 декабрендә Доха шәһәрендә (Катар) Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Катарның энергетика министры Мөхәммәд бән Салих әль-Сад белән очрашу узды.Ул нефть экспортер-илләр оешмасы Президенты булып сайланды һәм үз вазыйфаларын 2016 елның 1 гыйнварыннан башкара башлый.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Катар Дәүләте арасында ягулык-энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
7 декабрьдә Татарстан Президентының Катарга рәсми визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Катар Дәүләте икътисад һәм сәүдә министры, Әмир Галиҗәнапләре Шәйх Тамим бән Хәмәд Әль Тани белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу кысаларында яклар нефть һәм газ чыгару сәнәгатендә һәм нефть эшкәртү, энергетика өлкәләрендә ике яклы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре, Татарстан Республикасы предприятиеләренең машина төзелеше продукциясен Катар базарына җиткерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.