«Татарстанның эшлекле парнерлары» Форумы

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе
 

2015 елның 5 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Татарстанның эшлекле парнерлары” Форумы узды. Форум эшендә Россия  Федерациясенең 52 төбәгеннән һәм 23 чит илдән 600 артык делегат катнашты. Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда бары тик 30% татар яши, калганнары Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап яши.

Татарстан исә, үз чиратында, татар телен, гореф-гадәтләрен саклап калуда милләттәшләргә һәрдаим ярдәм күрсә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Әмма шуңа да карамастан, әлеге юнәлештә эш  җитәрлек, дип саный Президент. Татарстан Президенты форумда катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Хөкүмәте белән тыгыз элемтәдә торганнары өчен рәхмәтен белдерде.

Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән тыгыз эшлекле  элемтәдә торган эшмәкәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International