"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсын оештыру һәм уздыруны камилләштерү сораулары каралды

2016 елның 9 феврале, сишәмбе
 

2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсын оештыру һәм уздыруны камилләштерү сораулары буенча эш киңәшмәсе үткәрде.

Киңәшмәдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәренең башкарма комитеты, ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллек аппараты вәкилләре, ФБУ "ЦСМ "Татарстан" үзәге хезмәткәрләре катнаштылар.

Исегезгә төшерик, 2015 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” 12 нче конкурсында республиканың 192 товар җитештерүчесе катнашкан иде.  Алар конкурсны оештыру комитетына 443 товар исемен, продукция һәм хезмәт күрсәтүне чагылдырган гаризалар тәкъдим иттеләр. 2015 елда конкурс лауреаты исеменә 126 товар исеме, продукция һәм хезмәте лаек булды. I дәрәҗәле  Дипломга 214 товар исеме, продукция һәм хезмәте бүләкләнде, II дәрәҗәле Диплом белән 78товар исеме бүләкләнде. 

2015 елда Татарстан “Россиянең 100 иң яхшы товары” федераль этабына 169 товар һәм хезмәт тәкъдим итте. Шуларның исә 70 товар һәм хезмәт исеме лауреат исеменә, 99 дипломант исеменә лаек булдылар.   

ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов әйтеп үткәнчә: “Республиканың конкурентлыкка сәләтле булган продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгаруга юнәлдерелгән республика конкурсын популярлаштыруга креатив алымнар эшләргә кирәк. Конкурсны үткәрү процедурасын камилләштерергә һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә заманча PR-технологияләр кулланырга кирәк-,” диде министрлык җитәкчесе.

Республика конкурсын үткәрү һәм оештыруны камилләштерү, аның күркәмлеген җәлеп итү буенча киңәшмәдә катнашучыларның фикер һәм тәкъдимнәре каралды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International