Эшмәкәрләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек Советын булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе
 

2016 елның 10 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов эшмәкәрләр очрашуында катнашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек Советы турында фикер алышу һәм тәкъдир итү булды.

Очрашуда катнашучылар эшмәкәрлек Советың эш рәвеше турында фикерләштеләр. Эшмәкәрләр, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, бизнес-берләшмәләр вәкилләре һәм Татарстанның эшлекле мәгълүмат чаралары вәкилләре Советта уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләрен карадылар.

Эшмәкәрлек Советының максаты-бизнес-климатны яхшырту һәм эшмәкәрлекнең актуаль сорауларын карау. Яңа структураны барлыкка китерү карарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 24 августында узган “Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү” дип аталган эшмәкәрләр белән очрашу барышында кабул иткән иде. Декабрь аенда Советны оештыру турында Указ чыкты. Якын киләчәктә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Советның беренче утырышын уздыру  планлаштырыла.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International