"КАМАЗ" заводында беренче йөк автомобиле чыгуга 40 ел тулды

2016 елның 12 феврале, җомга
 

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Яр Чаллы шәһәренә эш визиты программасы кысаларында "КАМАЗ" заводында беренче йөк автомобиле чыгуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка федераль һәм республика ведомство, министрлык җитәкчеләре озата йөрделәр.

Юбилей датасына багышланган төп тантаналы чара "КАМАЗ" ның автомобиль җыю заводы мәйданчыгында барды. Монда бәйрәм митингы оештырылган иде, анда 3 меңнән артык эшче - автогигантның  барлык 10 заводы вәкилләре катнашты. Заводка килү белән Владимир Путин компания тарафыннан чыгарыла торган яңа автомобиль модельләрен тәкъдим итүче күргәзмә белән танышты. Әйтеп үтәргә кирәк, Кама автозаводы конвейрыннан беренче йөк машинасы 1976 елның февраль аенда төшкән иде. Хәзерге вакытта исә 2 млн. 173 меңнән артык машина җитештерелгән. "КАМАЗ" компаниясенең барлык бүлекчәләрендә эшләгән хезмәткәрләрнең гомуми саны - 41 мең кеше. Бүген ике сменалы хезмәт режимында завод көненә 250 йөк машинасы чыгара.

Үзенең чыгышын Россия Президенты "КАМАЗ" заводы ветераннарына рәхмәт сүзе белән башлады. "Бүген искиткеч көн һәм гүзәл бәйрәм - "КАМАЗ" заводында беренче йөк машинасы чыгуга 40 ел. Бу вакыт аралыгы эчендә бик күп эшләнгән, бик күп сулар аккан, тик һичшиксез, без һәрвакыт бу асыл заводны төзүдә беренче адым ясаган кешеләрне хәтерләрбез", - диде Владимир Путин.     

Аерым, Россия Президенты күп еллар халыкара ярышларда катнашып беренче урыннарны яулаган "КАМАЗ-Мастер" командасы казанышларын әйтеп үтте. РФ Президенты фикеренчә, бу спортсменнарның осталыгы, машиналарның сыйфатлы булуы, шул автомобильләрне җитештерүчеләрнең югары һөнәри осталыклары турында сөйли һәм шуңа күрә "КАМАЗ" заводын бөтен дөнья таный. "Мин хәзер сезнең марка автомобиль җитештергән барлык илләрне дә санап китмим. Кайдадыр бу локализациянең югары дәрәҗәсе, Индиядагы кебек 60%, кайдадыр түбәнрәк, нәрсәдер ул предприятияләр белән эшләргә һәм запас җиһазлар, алар өчен комплектлау детальләре җитештерүгә мөмкинлек бирә, вә безнең партнерлар белән бергә үсү ихтималын бирә", -дип мөрәҗәгать итте ул камазлыларга.

Шуннан соң дәүләт башлыгы "КАМАЗ" ветераннары белән аралашты, аларга тагын бер кат Россия машина төзү өлкәсенең үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәтен белдерде. Заводның мактаулы хезмәткәрләрен юбилей датасы белән тәрикләп, аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомерләр теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International