Владимир Путин Менделеевск шәһәрендә "Аммоний" комплексын эшләтеп җибәрде

2016 елның 12 феврале, җомга
 

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча эксплуатацияга әзер булган "Аммоний" комплексын эшләтеп җибәрде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнаштылар.

Россия Президенты Владимир Путин тантанада катнашучыларны комплексның яңа проектлы егәрлек эшен башлавы белән  котлады, әлеге проектны тормышка ашыруда катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында Владимир Путинга әлеге проектта ярдәм итүе өчен олы хөрмәтен белдерде.

"Бик күп сораулар, шик-шөбһә булды, ә бүген без бу экспортка юнәтелгән иң заманча завод дип белдерәбез. Безнең икенче чиратта тагын бер шундый проектны тормышка ашыру планда бар. Мин ышанам, без ул бурычны да үтәячәкбез", - диде Татарстан Президенты. 

"Аммоний" заманча югары технологияле комплекс, Менделеевск шәһәрендә минераль ашламалар җитештерү буенча эшләп килгән завод нигезендә тормышка ашырылган, иң өстенлекле инвестицион проектларның берсе буларак карала.     

Комплексның төзелешен финанслау турындагы карар 2008 елның 15 сентябрендә Владимир Путин (ул вакытта Россия Хөкүмәтен җитәкләгән) рәислегендәге "Внешэкономбанк" күзәтү советы утырышында кабул ителгән иде.

"Аммоний" комплексы өчен проектны җентекләп караганнан соң Haldo Topsoe дания компаниясе технологиясе сайланган иде. Әлеге технология табигый газны аммиакка тирән эшкәркәннән соң түбән энергия куллануны киметә һәм экологик яктан югары чисталыкны тәэмин итә (җитештерүдә 96% ташлаулар кулланыла). Аммиактан карбамид һәм аммиак селитрасы җитештерелә, аны авыл хуҗалыгында ашлама урынына кулланалар, метанол нефтехимия җитештерүендә чимал буларак кулланалар.

2010 елның 13 ноябрендә Япониядә чит ил компанияләренең консорциумы белән япония компанияләренең составында булган Mitsubishi Heavy Industries и Sojitz Corporation, шулай ук кытай компаниясе СNCEC. Консорциум заводның төп технологик линия төзелешен тәэмин иткән.

Инфраструктураны булдыруны "НИИК" ААҖ россия подрядчысы тәэмин иткән (Түбән Новгород өлкәсе, Дзержинск).

Комплекс төзелешен финанслауны "Татарстан" һәм "Внешэкономбанк" 1,4 млрд доллар күләмендә тәэмин иткән. (JIBIC япония банкы кредиты аша һәм дәүләт гарантиясе астында япония банклары консорциумы).

2015 елның июнендә "Аммоний" комплексында беренче партия әзер продукция -аммиак алынган. Завод төзелеше буенча барлык эшләр контрактта каралган бюджет һәм вакыт кысаларында тәмамланган. Ринат Ханбиков сүзләре буенча мондый проектлар өчен бу сирәк күренеш. Ул аралык өчендә барлык монтаж, җайлап җибәрү эшләре тәмамланган, барлык рөхсәт документлары алынган, проект егәрлегенә чыгу өчен җитештерүнең әзерлеге тәэмин ителгән.    

Фаразланган еллык продукция чыгарылышының күләме - 717 мең тонна аммиак, шул кадәр үк карбамид, 233 мең тонна метанол, 300 мең тоннадан да ким булмаган аммиак селитрасы, дип хәбәр итте Ринат Ханбиков.             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International