ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе
 

2016 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре программасы кысаларында Татарстан Башлыгы һәм ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов махсус киемнәр тегү буенча "Мамадыш Промкомбинат" предприятиесендә булдылар.

Махсус киемнәр тегү буенча "Мамадыш Промкомбинат" ҖЧҖ предприятиесе 2011 елда булдырылган. Хәзерге көндә анда эшләүчеләрнең саны 106 кеше.  2015 елда компания тарафыннан 74,0млн сумлык 20 717 комплект җитештерелгән.


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе
 

2016 елның 17 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның InfraONE компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашуында канашты.  

Очрашу барышында республиканы кызыксындырган берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек вариантлары каралды.

InfraONE инвестиция компаниясе (беренче инфраструктура компаниясе) 2011 елда төрле инфраструктура тармакларының инвестицион проектларында бер төркем тәҗрибәле белгечләр тарафыннан оештырылган иде.

InfraONE инфраструктурага туры инвестицияләр компаниясе булып тора. Компания проектлар оештыруны һәм алар белән идарә итүне тормышка ашыра, финанс килешү, инвестицион консультация сервисын бирә, аналитик ярдәм һәм проектларны алга җибәрү (энергетика, транспорт, медицина, социаль), проектлар оештыруга акцент белән һәм концессияләр, дәүләт-шәхси партнерлык инструментариясе аша инвестицияләү.

 

2016 елның 17-19 февраль көннәрендә Татарстан Республикасында эш визиты белән Чиләбе өлкәсенең икътисади үсеш министры Сергей Смольников җитәкчелегендәге Чиләбе өлкәсе делегациясе булачак.

Делегация составына Чиләбе өлкәсенең башкарма хакимияте органнары вәкилләре керде. Визитның максаты - стратегик планлаштыру өлкәсендә, инвестицион һәм инновацион үсеш, шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлекне алып бару өлкәсендә Татарстаннның тәҗрибәсен өйрәнү.

Визит кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә, Татарстан Республикасы икътисад министрлыкларында очрашулар узачак. Чиләбе өлкәсе делегациясе югары технологияләр өлкәсендәге "IT-парк" Технопаркын, "Алабуга" Махсус Икътисади Зонасын караячаклар.

 

2016 елның 16 февралендә Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, республика ведомство һәм министрлыклар, республика сәнәгать предприятияләре җитәкчеләре шәһәр һәм район советының йомгаклау сессиясе эшендә катнаштылар.

Түбәк Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, 2015 ел нәтиҗәләре буенча район тарафыннан планлаштырылган барлык икътисадый күрсәткечләргә ирешелде диярлек, гражданнар алдында бөтен социаль бурычлар үтәлде, дип билгеләде.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районы республиканың 23% сәнәгать продукциясе күләмен җитештерде. Сәнәгый җитештерү индексы 102,3% тәшкил итте. Төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү буенча республика муниципаль берәмлекләре арасында район 2 нче урынны алды.


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе
 

2016 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районында булды. Визит барышында ТР Президенты Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы эшчәнлеге белән танышты. Аны ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин озата йөрделәр.

Кунакларга гамәлдәге заманча лабораторияләр һәм остаханәләрне күрсәттеләр. Ресурс үзәген җиһазландырырга һәм яңа җиһазлар сатып алу өчен 29 млн. сум. акча бүлеп бирелгән иде. Бу эштә актив булышлыкны  "ТАНЕКО" һәм "Түбән Кама нефть химиясе" компанияләре күрсәтте.

Учреждение ресурс үзәге статусын нефтехимия тармагындагы предприятияләр өчен кадрлар әзерләү буенча алды, анда 8 эшче һөнәр һәм 2 белгечлек буенча кадрлар укытыла.

 

2016 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре программасы кысаларында Татарстан Башлыгы һәм ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТПК  "Камский сапропель" ҖЧҖ (Бәтке авылы) булдылар.

Алар предприятиянең җитештерү цехларын карадылар, минераль-органик ашлама һәм сапропелев тутыргыч җитештерү буенча эше, азык культураларына  өстәмәләр җитештерү буенча эше белән таныштылар, әзер продукция складында булдылар.

 

2016 елның 15 февралендә Түбән Новгородта газ-мотор техникасы базарын үстерү буенча киңәшмә булып узды. Газ-мотор техникасы базарын үстерү  киңәшмәсендә Идел буе Федераль округында РФ Президентының тулы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашты.

РФ Президентының тулы Вәкаләтле вәкиле үзенең чыгышында Идел буе Федераль округы регионнары дәүләт башлыгы тарафыннан 2013 елда куелган мотор ягулыгы буларак газ куллануны киңәйтү бурычларын тормышка ашыруда иң актив катнашучылар булып торалар, дип билгеләп үтте. Идел буе Федераль округының 12 субъектында "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖ белән килешү төзелгән, 13 субъектында тиешле региональ программалар кабул ителгән. Моннан тыш, оешмалар өчен төрле дәүләт ярдәме тормышка ашырыла, газ-мотор ягулыгы кулланган техника эшкә җигелә, газ ягулыгы заправкалары инфраструктурасы үстерелә.


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе
 

2016 елның 14 февралендә Россиянең 72 эре шәһәрендә "Россия Чаңгы юлы-2016" традицион массакүләм чаңгы ярышлары узды. Быел Казанда эре кышкы спорт ярышларына старт берьюлы өч мәйданчыкта бирелде. Иң массакүләм йөгерүләр Залесный бистәсендә урнашкан "Солнечный" лагере территориясендә узды.

Чаңгы ярышларын ачу тантанасында Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов катнаштылар.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Руслан Кабиров катнашты.


12
февраль, 2016 ел
җомга
 

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "КАМАЗ" заводы мәйданчыгында Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышын үткәрде. Әлеге чара дәүләт башлыгының Яр Чаллы шәһәренә эш визиты кысаларында узды.

Утырыш эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка ведомство, министрлык җитәкчеләре катнашты.

 

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Яр Чаллы шәһәренә эш визиты программасы кысаларында "КАМАЗ" заводында беренче йөк автомобиле чыгуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка федераль һәм республика ведомство, министрлык җитәкчеләре озата йөрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International