2016 елның 12 февралендә "Васильево пыяла заводы" АҖ төзелүенә 115 ел тулу уңаеннан юбилеен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов хезмәткәрләрне әлеге күренекле вакыйга белән тәбрикләде һәм Россиядә "Васильево пыяла заводы" АҖ боросиликат пыяладан термочыдамлы савыт-саба чыгаручы бердәнбер уникаль предприятие, дип билгеләп үтте. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге исеменнән Рашат Фәттахов предприятиянең хезмәт ветераннарына аерым ихтирам һәм рәхмәтен белдерде, уңышлар, яңа хезмәт казанышлары, ныклы сәламәтлек, тотрыклылык һәм иминлек теләде!