Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "КАМАЗ" заводы мәйданчыгында Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышын үткәрде. Әлеге чара дәүләт башлыгының Яр Чаллы шәһәренә эш визиты кысаларында узды.
Утырыш эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка ведомство, министрлык җитәкчеләре катнашты.
Владимир Путин дәүләт оборона заказы (ДОЗ) 2015 елда башка елларга караганда яхшырак үтәлгән, дип билгеләп үтте. "2015 елда дәүләт оборона заказын башка елларга караганда яхшырак күрсәткечләр белән тәмамлый алдык",- диде ул. Россия Президенты 2013 елда дәүләт оборона заказының үтәлүе 93% кына тәшкил иткән иде, 2014 елда - 96%, 2015 елда - 97%, дип искә төшерде.
Президент Владимир Путин 2018-2025 елларга кораллануның яңа дәүләт программасының параметрларын буген билгеләргә кирәк һәм якын елларга оборона җитештерүе өчен мөһим булган бу документның нигезен эшләргә зарур, дип белдерде.
Дәүләт башлыгы дебитор бурычлары белән проблемаларны ОПК ярдәмендә хәл итәргә чакырды, чөнки аларның күләме кирәгеннән артып киткәнен хәтерләтте. "Без сезнең белән оборона сәнәгать комплексында булачак дебитор турында бик яхшы беләбез. Барлык бу проблемаларны хәл итәргә кирәк, -диде ул. Без үз вакытында, булган авырлыкларны истә тотып, оборона предприятияләренә алга китеп кредитлар биргән идек, тик ул дебиторның күләме барлык акылга сыя торган параметрларны узып китте".
Шуңа да карамастан, Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, эчке процедураларны оптимальләштерү хисабына оборона куәтен, мөмкинлекләрен тәэмин итү бурычлары һәм дә милли иминлек бурычлары үтәлергә тиеш. Владимир Путин заказ бирүчеләр һәм дәүләт оборона заказларын башкаручылар хезмәттәшлеге инструментларын яхшыртырга таләп итте, бюджет тәртибен ныкландырырга өндәде.