Өстенлекле үсешле территорияләрнең резидентларына ярдәм итүгә юнәлтелгән законнар кабул ителде

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе
 

2016 елның 11 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бишенче чакырылышының унбишенче утырышында катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ахыргы укылышта өстенлекле үсешле территорияләрнең резидентларына ярдәм итүгә юнәлтелгән ТР ике законопроектын кабул итте. “ТР Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” һәм “ТР (моношәһәрләрнең) монопрофильле муниципаль берәмлекләр территорияләрендә булдырылган ТОСЭР резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында”.

(ТР Дәүләт Советы мәгълүмат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International