2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә республика территориясендә урнашкан стационар булмаган сәүдә объектларының урнашуын хокукый җайга салу сораулары буенча эш киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчеләре вәкилләре, Казан шәһәренең башкарма комитеты вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмәне ачып, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, әлеге мәсьәлә агымдагы елның 22 гыйнварында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышында каралды дип билгеләп үтте.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмә барышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары проекты: “Муниципаль милектәге стационар булмаган сәүдә объектларының җирләрдә һәм җир кишәрлекләрендә урнашуын, шулай ук, дәүләт мөлкәте чикләнмәгән җирләрдә һәм җир кишәрлекләренә кагылышлы кайбер сораулар буенча” тикшерелде.
Карар проекты Татарстан Республикасында стационар булмаган сәүдә объектларының урнашуын хокукый җайга салуны камилләштерү максаты белән эшләнгән.
Киңәшмә барышында Федераль Закон проектына тәкъдимнәр һәм искәрмәләр дә кертелде. ФЗ проекты “РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында (аерым алганда, стационар булмаган сәүдә объектларының оештыруны хокукый җайга салуны камилләштерү өлкәсендә) РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан әзерләнде.
Мәгълүмат “Татар-информ” МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/02/09/490965/