ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Кытайның иң эре нефть компанияләренең берсе булган "Дациннефть" вәкилләре өч көнлек визит белән "Татнефть"тә. Делегация составында – CNPC Кытай милли нефть-газ корпорациясе вәкиллеге башлыгы Чан Фуцюань һәм "Дациннефть" ҖЧҖ генераль директоры Сун Лундэ.

"Дациннефть" CNPC бүлендек компаниясе булып тора һәм дөньяда иң эре, сыйфатламалары буенча "Татнефть"нең Ромашкино яткылыгына охшаш Дацин нефть ятмасының берсен эшкәртә.

Визитның беренче көнендә, 13 августта, баш геолог – "Татнефть" ГАҖ генераль директоры урынбасары Рәис Хисамов белән очрашуда кунаклар Татарстан һәм Кытай нефтьчеләренең хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты.

"Дациннефть"нең визит программасында – Әлмәт дәүләт нефть институтында һәм Модельләштерү үзәгендә булу, шулай ук "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе скважиналарында Татарстан нефтьчеләренең алдынгы казанышлары белән танышу.

Тэглар: Татнефть Китай


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Бу якшәмбедә Альберт Кәримов Татарстан Республикасы делегациясе составында Төрекмәнстанга килде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Беренче Каспий икътисадый форумында катнашу өчен Төркмәнбаш шәһәренә килде. Делегация составына ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре һәм профильле университетлар вәкилләре керә.

11 августта Альберт Кәримов Төрекмәнстан финанс һәм икътисад министры Батыр Базаров белән очрашты. Яклар уртак проектлар һәм эш юнәлешләре, шул исәптән, Татарстан һәм Төрекмәнстан сәнәгать предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлек кысаларында фикер алышты.

Форумны үткәрү турында карар Актау шәһәрендә (Казакъстан Республикасы) Бишенче Каспий саммитында кабул ителгән. Әлеге чара Каспий буе дәүләтләренең килешүләрен тормышка ашыру һәм киләчәктә хезмәттәшлекне ныгыту процессында мөһим звено булырга тиеш.

Каспий икътисадый форумы "Аваза" илкүләм туристик зонасы территориясендә уза һәм берничә чараны үз эченә ала: Халыкара конференция, Каспийның инновацион технологияләр күргәзмәсе һәм шартнамәләр, килешүләр һәм контрактлар имзалау.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы берничә экспозиция тәкъдим итә. Бина эчендә "КМПО", "Эйдос-медицина", "Татхимфармпрепараты", КНИТУ-КХТИ, К(Идел буе)ФУ продукциясе белән гомуми стенд урнаштырылган. Урам экспозициясендә "КВЗ", "МВЕН" фирмасы", "РариТЭК" һәм башка предприятиеләр продукциясе тәкъдим ителгән.

Үз стендлары белән "Татнефть" һәм "КАМАЗ" чыгыш ясады, потенциаль клиентларга үз эшчәнлегенең төп бизнес-юнәлешләрен күрсәтте.

Татарстан Республикасы делегациясе "Каспий диңгезе: халыкара икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту файдасы" дигән Халыкара конференциядә катнашты. Чара барышында уртак инвестицион проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру, махсус икътисадый зоналар оештыру һәм аларны үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, цифрлы икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.

Төрекмәнстанга килүнең чираттагы этабы булып полиэтилен һәм полипропилен җитештерү буенча газ-химия комплексына бару булды. Завод 2018 елда ачылган. Бүгенге көндә заводның куәте елына 5 млрд кубометр табигый газ эшкәртү һәм 13 төр полимер чыгару мөмкинлеген бирә.

Визит ахырында Татарстан делегациясе халыкара инновацион технологияләр күргәзмәсендә булды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Каспий икътисадый форумы мәйданчыкларында "ОПК "Ак Барс" АҖ, "КЭР-Холдинг" ИК" ҖЧҖ, "КАМАЗ" ГАҖ (Татарстан Республикасы) һәм "Туркмендениздеряеллары" агентлыгы, "Балкан" суднолар төзү һәм суднолар ремонтлау заводы" АҖ, "Туркменхимия" дәүләт концерны (Төрекмәнстан) катнашында хезмәттәшлек турында берничә мөһим килешү төзелде.

Тэглар: Туркменистан сотрудничество Каспийский экономический форум

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

 

 

 

2019 елның 14 октябрендә Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының конференц-залында Россия-Австрия эшлекле советының 12 нче утырышы узачак.

Утырышта түбәндәге темалар буенча фикер алышу планлаштырыла:

  • инфраструктура, транспорт, коммуналь хуҗалык;
  • машина төзелеше, станоклар төзелеше, автомобиль сәнәгате;
  • әйләнә-тирә мохитне саклау технологияләре, энергетика, сәнәгатьне, предприятиеләрне һәм оешмаларны цифрлаштыру.

Кызыксынган очракта, сездән 2019 елның 20 августына кадәр тутырылган анкетаны әлеге электрон почта адресына җибәрүегезне сорыйбыз Golovatiy.A@gmail.com

Урыннар саны чикләнгән.

Тэглар: деловой совет Россия Австрия


9
август, 2019 ел
җомга

2019 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән "КЗСК" ААҖ банкрот дип танылган һәм аңа карата конкурс производствосы процедурасы кертелгән. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "КЗСК" ААҖ продукциясен китертүдә мәнфәгатьле предприятиеләр белән берлектә, конкурс шартларында, шул исәптән мөлкәт комплексын арендага бирү мөмкинлеге белән дә, производствоны саклап калу буенча мөмкин булганча эш алып барыла.

"Банкротлык (бөлгенлеккә төшү) турында" 2002 елның 26 октябрендәге 127-ФЗ номерлы Федераль закон нормалары нигезендә заемчының производство эшчәнлеген саклау (дәвам иттерү) турында карар кредиторларның гомуми җыелышында кабул ителә. 

Бүген, 9 август көнне, "КЗСК" ААҖ завод идарәсе бинасында (Лебедев ур., 1) кредиторлар җыелышы булды. "КЗСК" ААҖ җитештерү куәтләрен мәнфәгатьле инвесторга арендага тапшыруның норматив-хокукый нигезен эшләп чыгару максатында конкурс производствосын үткәрү чорында җитештерү эшчәнлеген хәл итү турындагы мәсьәлә 2019 елның 30 августыннан соңга кичектерелде.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, мәнфәгатьле барлык якларны җәлеп итеп, "КЗСК" ААҖ эшен тәэмин итү буенча ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк.

Тэглар: КЗСК КЗСК-силикон

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Альберт Кәримов рәислегендә "Ел инженеры" республика конкурсын оештыру комитетының чираттагы утырышы узды, анда яклар гариза бирү компаниясенә йомгак ясады.

Конкурска документлар кабул итү быелның 31 июлендә тәмамланды. Барлыгы 258 гариза тапшырылган: "Булачак инженерлар" категориясендә 33 гариза, "Яшьлек, уңыш, перспектива" категориясендә 145 гариза һәм "Тәҗрибә, казаныш, компетентлык" категориясендә 80 гариза.

Утырыш кысаларында конкурс эшләрен бәяләү һәм финалистларны билгеләү буенча конкурс комиссиясе эшен оештыру турында карар кабул ителде.

Шулай ук конкурсны үткәрүнең алдагы планы тәкъдим ителде: финалистлар көндезге күчмә семинарга чакырылачак. Катнашучылар алдынгы техник эшләнмәләр һәм технологияләр белән таныша, төрле тармак һәм яшьтәге инженерлар белән аралаша һәм тәҗрибә уртаклаша, шулай ук белем бирү программаларында катнаша алачак.

Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов билгеләп үткәнчә: "Әлеге конкурсны уздырганда безнең өчен инженер белгечләренең горизонталь элемтәләрен җайга салу, республикада һөнәри берләшмә оештыру мөһим".

Конкурста җиңүчеләр турыдан-туры этап узгач билгеләнәчәк. Төп приз – һөнәри компетенция юнәлеше буенча түләнгән стажировка. Моннан тыш, җиңүчеләр өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу да оештырылачак.

Альберт Кәримов чараны гамәлгә куючы – Казан милли тикшеренү технология университеты һәм конкурсны уздыруда ярдәм күрсәтүче "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ рәхмәт белдерде.

Тэглар: конкурс Инженер года

 

"Ford Sollers" 170 данәдә "А" класслы маршрут таксиен һәм югары уңайлыклы "Б" класслы "Турист" автобусларын алга таба шәһәрара һәм шәһәр яны маршрутларында куллану өчен Башкортстан Республикасының Транспорт һем юл хуҗалыгы комитетына җибәрәчәк. Ford Transit автомобильләре конкурс сатып алу процедурасы кысаларында сайлап алынган һәм куелган барлык таләпләргә дә җавап бирә.

"Ford Transit"ның беренче партиядәге 110 автомобилен "Башавтотранс"ка тантаналы рәвештә тапшыру чарасы 9 август көнне Уфа шәһәрендә вакытлыча Башкортстан Республикасы башлыгы в.б. Радий Хәбиров катнашында булды.

Автомобильләр Баймак, Бәләбәй, Бирск, Дүртөйле, Красноусольск, Мәләүз, Мәсгут, Октябрь, Туймазы, Салават, Сибай һәм Учалыда "Башавтотранс" филиалларына таратылачак. Шулай итеп, 1 сентябрьгә республиканың барлык муниципаль районнарында Уфа белән бәйләп торучы транспорт элемтәсе барлыкка киләчәк.

Бүгенге көндә Ford Sollers компаниясенең R&D үзәгендә Россия клиентларының ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнгән Ford Transit базасындагы махсус автомобиль версияләренең тулы гаммасы махсус һәм социаль билгеләнештәге транспорт модельләренең 55тән артык вариантын үз эченә ала.

Ford Transit заводы тулы цикл технологиясе буенча Алабугада Ford Sollers заводында җайга салынган, бу Россиядәге сатып алучыларга Россия шартларында эксплуатацияләүгә җайлаштырылган заманча продуктны конкурентлы бәядән тәкъдим итү мөмкинлеген бирә. База версияләрендә тоташ металл фургон, автобус һәм шасси бар, автомобильләргә өч варианттагы база озынлыгында, түбәсенең биеклеге буенча ике вариантта һәм барлык төр приводлар белән заказ биреп була. Барлык Ford Transit машиналары 2,2 л (125-155 ат көче) күләмендәге ышанычлы һәм экономияле турбодизель двигательләре белән җиһазландырыла.

Тэглар: Татарстан Ford Sollers Ford Transit Башкортостан

 

8 август көнне "Нефтехим Арена" мәдәни-спорт комплексында "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин компаниянең яшьләр оешмасы вәкилләре, WorldSkills VII Илкүләм чемпионатында катнашучылар һәм экспертлар, шулай ук НХТИ һәм Түбән Каманың Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары белән очрашты. Очрашу формаль булмаган шартларда "галстукларсыз" гына узды.

Аралашуның төп максаты – яшь буыннан турыдан-туры элемтә алу, яшь хезмәткәрләрне һәм студентларны борчыган мәсьәләләр хакында белү, аларны нинди перспективалар көтүе турында сөйләп, предприятиегә мөмкин кадәр күбрәк яшь белгечләрне җәлеп итү. Фикер алышу темалары төрле иде. Яшьләрне социаль яклау, һөнәри үсеш перспективалары, экология һәм компаниянең киләчәк үсешенә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Торак белән тәэмин итү, IT-технологияләрне, хезмәт шартларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программаларны актив гамәлгә ашыра. Хәзерге вакытта предприятиенең армия хезмәтеннән кайткан хезмәткәрләр өчен ярдәм программасы яңадан карала. Яшьләргә "күтәрелеп китү" күләмен шактый арттыру планлаштырыла. Яшь гаиләләргә ярдәм итү дәвам итә. Беренче чиратта кирәкле товарлар сатып алуга матди ярдәм бирелә, аның да суммасын арттыру планлаштырыла. Балалар туганда матди ярдәм түләнә. Бу сумма аларның санына бәйле рәвештә үзгәреп тора һәм 15-100 мең сум тәшкил итә.

2015 елда ТАИФ ДК хезмәткәрләре өчен старт алган өстәмә торак программасы ярдәмендә нефть химиячеләренең 1 400 гаиләсе яңа микрорайоннардан фатир алган. Предприятие хезмәткәре медицина тәэминатына исәп тота ала. Компаниядә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Предприятие балансында компания хезмәткәрләре, аларның гаилә әгъзалары, шулай ук барлык түбән камалылар өчен ниятләнгән 13 спорт объекты бар. Быел предприятие ярдәме белән компаниянең балаларны савыктыру лагерьларында 2800 бала ял итәчәк. "Нижнекамскнефтехим" шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча социаль миссияне үзенең беренче генераль директоры Н.В. Лемаев ярдәмендә нигездән үк алып бара, быел компания аның 90 яшьлеген билгеләп үтәчәк.

Тэглар: Нижнекамск WorldSkills Kazan 2019 Нижнекамснефтехим

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

 


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Казан Гипронииавиапром" АҖ территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәнең төп темасы – сәнәгать үсешенең беренче яртыеллыгына йомгак ясау һәм агымдагы елның икенче яртыеллыгына бурычлар билгеләү.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында республиканың энергосистемасы ышанычлы күрсәткечләр күрсәткән: энергетика комплексында сәнәгый җитештерү күләме – 82,5 млрд. сум, ә сәнәгый җитештерү индексы (ИПП) 110,0% тәшкил иткән.

Нефть чыгару тармагы сәнәгый җитештерү индексының уңай динамикасына йогынты ясаган. 2019 елның беренче яртыеллыгында 18,2 млн. тонна нефть чыгарылган, сәнәгый җитештерү индексы 103,3% тәшкил иткән.

Моннан тыш, министр беренче яртыеллыкның гомуми нәтиҗәләрен билгеләде: сәнәгый җитештерү күләме – 1 трлн. 402 млрд. сум, сәнәгый җитештерү индексы – 101,3%.

Киңәшмә кысаларында республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләренең тармактагы эшчәнлекләре нәтиҗәләре буенча докладлары тыңланды.

Йомгаклау сүзе белән ТР Президенты чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә сәнәгать предприятиеләре эшенә йомгак ясарга һәм сәнәгый җитештерү күләмнәренең динамикасын квартал саен анализларга кушты.

Тэглар: промышленность итоги полугодия индекс промышленного производства

 

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Логио РУС" һәм "LIAZ-Modelarna" компанияләре вәкилләре белән очрашу булды.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – Татарстан Республикасында "LIAZ-Modelarna" филиалын ачу мөмкинлеге турында фикер алышу иде.

 "LIAZ-Modelarna" – ЛиАЗ йөк машиналары буенча данлыклы экс-җитештерүче. Бүгенге көндә предприятие автомобиль һәм аэрокосмос сәнәгате һәм энергетика машина төзелеше өчен пресс-формалар һәм җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнә. "LIAZ-Modelarna" эшчәнлегенең икенче юнәлеше булып нефть һәм газ үткәргечләргә техник хезмәт күрсәтүне профилактикалау өчен технологик дроннар җитештерү тора.

Шулай ук яклар агымдагы елның мартында "Logio" компаниясе вәкилләре белән узган очрашуда билгеләнгән төп пунктларның үтәлеше турында да фикер алышты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан территориясендә компания проектларын гамәлгә ашыру буенча уртак нәтиҗәле эшне билгеләп үтте.

"Logio" компаниясе тәэминат чылбырына идарә итү буенча махсуслашкан. Аның проектларының берсе – сәүдә компанияләре һәм автозаправка станцияләре өчен сату күрсәткечләрен арттырырга һәм запасларны киметергә мөмкинлек бирүче программа тәэминаты.

Көн тәртибендәге соңгы мәсьәлә – 2019 елның сентябрендә Машина төзүчеләр көне барышында цифрлы предприятие принцибы буенча "КАМАЗ" ГАҖ презентациясен уздыру кысаларында Чехия компанияләре стендын оештыру мөмкинлекләрен карау булды.

Тэглар: сотрудничество Чехия LIAZ-Modelarna Logio

 


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы делегациясе составында Ростов өлкәсендә.

Программа кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Азов шәһәрендә "Ай-Пласт" заводын ачу тантанасында булды (Ростов-на-Донудан 35 км).

Тантаналы чара кыскача экскурсия һәм яңа завод продукциясен тәкъдим итү белән башланып китте.

Азовтагы завод – Россия территориясендәге өченче производство (калган икесе Түбән Кама шәһәрендә һәм Владимир өлкәсендә урнашкан). 5 000 квадрат метрдан артык мәйданлы яңа җитештерү мәйданчыгы заманча Европа җиһазлары белән җиһазландырылган.

Җитештерү мәйданчыгын Россиянең Көньягында, җиләк-җимеш, яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә турыдан-туры якын урында урнаштыру кыска вакыт эчендә һәм минималь чыгымнар белән клиентларны заманча пластик тара белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.

Ачылу тантанасы Рөстәм Миңнехановның, Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубевның һәм "Ай Пласт" компаниясе акционерларының сәламләү сүзләре белән дәвам итте.

Шулай ук визит кысаларында Альберт Кәримов һәм Рөстәм Миңнеханов "Якташлар" татар-башкорт мәдәни үзәге" Ростов өлкә иҗтимагый оешмасы активы белән дә очрашты. Очрашуда катнашучылар, шул исәптән, киләсе елда Ростов-на-Донуда узачак Көньяк Сабантуйны уздыру турында фикер алышты.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Ростов татар җәмгыяте әгъзаларын "Фидакарь хезмәт өчен" медале һәм ТР Президенты Рәхмәте белән бүләкләде.

Татарстан делегациясенең Ростов өлкәсенә булган сәфәре Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев белән очрашып тәмамланды. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Ростов өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Тэглар: Ростовская область татарская община Ай-Пласт

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International