ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында "Татарстанда ясалган: җирле җитештерүчеләрнең перспективалары. Хуплау һәм кабул итмәү" темасына түгәрәк өстәл булды. Чараны оештыручылар – "РБК-Татарстан" мәгълүмат агентлыгы редакциясе.

Түгәрәк өстәлнең көн тәртибендә җирле продуктларның конкурентлылык сәләте, халыкның җирле продуктларга һәм куллану өстенлекләренә ихтыяҗы, сату мөмкинлекләре, Россия һәм халыкара базарларда Татарстан брендының сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлеге, шулай ук җирле продукцияне экспортлау мәсьәләләре каралды.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Резедә Миңнеханова үз чыгышында болай дип билгеләп үтте: "Россия буенча челтәрле сәүдә өлеше арта, республикада да мондый тенденция күзәтелә. Әмма Татарстанда, Башкортстан белән беррәттән, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында статистика буенча челтәрле сәүдә өлеше иң азы. Иң зур күрсәткечләр Мари Иле Республикасында (58%), Киров (49,8%) һәм Саратов өлкәләрендә (48,9%). Республикада күп форматлы сәүдә үсешенә басым ясалды, ә безнең региональ челтәрләр катлаулы конкурентлы вәзгыятьтә позицияләрне сакларга тырыша. Шулай ук соңгы елларда федераль сәүдә челтәрләренең җирле җитештерүчеләр белән күбрәк эшли башлавын да билгеләп үтәргә кирәк, бу логистиканы гадиләштерүгә бәйле, шулай ук җирле продукция халык арасында да популяр була башлады".

Түгәрәк өстәл мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстандагы азык-төлек продуктлары җитештерүче-компанияләр һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре чыгыш ясады. Алар арасында – "БКК" АҖ, "Эссен" сәүдә челтәре, "Кукмара" КЗМП һәм башкалар.

"Волга" макротөбәк дәүләт органнары белән эшләү директоры Тимур Баймуллин "Пятерочка" сәүдә челтәрендә җирле тәэмин итүчеләр белән эшнең ничек корылуы һәм аларның өлеше турында сөйләде: "Чыннан да, безнең киштәләрдә челтәрнең гомуми товар әйләнешендәге җирле товарлар өлеше уртача 30-40% тәшкил итә, ә ит гастрономиясе, сөт, икмәк-күмәч продукциясе сегментында әлеге өлеш якынча 80-90%ка җитә”.

Үз чиратында, Алсу Хәйруллина – "Алкоторг" ҖЧҖ ("Татспиртпром" АҖ) директоры урынбасары болай дип сөйләде: "Алкоголь – сәүдә челтәрләрендә төбәк җитештерүчеләре өлешен арттырырга мөмкинлек бирә торган товар категориясе ул".

Антон Мартынов – "Бәхетле-1" ҖЧҖ сәүдә маркетингы буенча директоры үз чыгышында ассызыклаганча: "Җитештерүчеләргә карата дәгъваларның берсе – продукция китерүдә тотрыклылык һәм даимилек булмау. Мәсәлән, җиләк-җимеш продукциясе буенча бездә ел әйләнәсе ихтыяҗ бар, әмма җитештерүчеләрдә бары тик сезонлы тәкъдимнәр генә. Моннан тыш, республикада хәләл продукция җитештерүчеләр җитәрлек түгел – конфет, сыр һ.б. җитештерүчеләрдән тәкъдимнәр аз. Безнең челтәр Мәскәүдә, товарларны "Татарстанда ясалган" дип билгеләп, махсус акция ясады һәм без хәләл продукциягә ихтыяҗның зур булуын ачыкладык".

Очрашу ахырында катнашучылар җирле җитештерүчеләрнең федераль челтәрләр белән ике арада проблемалары барлыкка килүе турында билгеләп үтте. Әмма аларны ачык диалог һәм даими хезмәттәшлек итү юлы белән хәл итәргә була.

Тэглар: производство круглый стол Татмедиа РБК-Татарстан

1 августтан 5 августка кадәр Биләр музей-тыюлыгында "Казанның ачык талантлар университеты 2.0" коммерциясез автоном оешмасының һәм "Сәләт" фондының "Талантлар ачу" дигән җәйге яшьләр мәктәбе узды. Форум бөтен Татарстаннан 1200 артык катнашучыны берләштерде.

Мәктәп базасында Казан вертолет заводының 10 хезмәткәреннән торган эксперт төркеме һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр үткәрде. КВЗ экспертлары укучыларны база технологияләре, актуаль хәл, үсешнең стратегик юнәлешләре, шулай ук вертолет төзелеше тармагында үз өлкәләренең төп чакырулар һәм проблемалар белән таныштырды.

Казан вертолет заводы форумда "Массаны киметү һәм очыш ераклыгын арттыру" һәм "Кадрлар сәясәте һәм персонал белән эшләү" дигән проект лабораторияләрен тәкъдим итте. Гипотезалар формалаштырганда һәм бирелгән темаларга проектлар эшләгәндә экспертлар мәктәп укучылары командаларына ярдәм итте. Нәтиҗәләр буенча иң тормышка сәләтле идеяләрне тәкъдим иткән җиңүчеләр сайлап алынды. Алар производствога экскурсия, заводта стажировка үтү, "ТехноПРОРЫВ" форумында катнашу һәм А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ максатчан укырга керү хокукына ия булды.

"Казан вертолет заводы" ГАҖ һәм "Казанның ачык талантлар университеты 2.0" АКО 2017 елның июнендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Төп эш юнәлешләренең берсе – "профессиональ сынап караулар", – ике ел эчендә аларда 6281 кеше булган.

Өстәмә:

"ТехноПРОРЫВ" – реаль инженер-идарә бурычларын хәл итү барышында проект юнәлешле инженер командаларын әзерләүнең уңышлы технологиясе. Программа КВЗ хезмәткәрләре өчен конкрет күнекмәләр, коллективны берләштерү һәм нәтиҗәле эш өчен атмосфера тудыру максатларында үткәрелә

Тэглар: профориентация КВЗ летняя школа

"Вертолеты России" холдингы материаллары буенча


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

26 августтан башлап Татарстан Республикасы эшкуарларының экспорт бизнесындагы нигезләр һәм гамәли чишелешләр турында белү мөмкинлеге туачак. Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды KPMG халыкара компаниясе белән беренче тапкыр "Экспортный Акселератор" программасын үткәрәчәк.

Чара кече һәм урта бизнес (КУЭ субъектлары) өчен үткәрелә. Программа халыкара сәүдәдә тәҗрибәле катнашучылар өчен дә, шулай ук экспорт тәҗрибәсе булмаган эшкуарлар һәм җитәкчеләр өчен дә исәпләнгән.

Экспорт Акселераторы берничә этапка бүленә.

Төп программа Казанда 2019 елның 26 августыннан 21 сентябренә кадәр узачак. Ул көндезге укытуның дүрт модуленнән тора, һәрберсенең озынлыгы – ике көн. Интенсив рәвештә укырга туры киләчәк – көненә 12шәр академик сәгать. Модульләр арасындагы тәнәфес – бер атна.

Иң көчле катнашучылар курсның икенче өлешенә узачак. Профессионаллар командасы аларга сөйләшүләр үткәрүдә һәм презентацияләр әзерләүдә ярдәм итәчәк. Экспорт Акселераторы – лекцияләргә бару гына түгел, ә актив рәвештә мөстәкыйль эшләү һәм өй биремнәрен үтәү дә. Шуңа күрә компания җитәкчелеген һәм командаларны мотивацияләү бик мөһим.

Тренерлар сыйфатында югары класслы белгечләр чыгыш ясаячак, алар арасында KPMG компаниясеннән халыкара дәрәҗәдәге экспертлар гына түгел, башка танылган спикерлар да бар. Чарага эләгү өчен берничә шартны үтәргә кирәк.

Шуларның иң мөһиме – КУЭ субъекты ТРда теркәлгән булырга тиеш.

Икенчесе – әлеге сайтка кереп, анкета тутырырга кирәк:  www.rt-export.ru

Тэглар: KPMG ФПП

ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды материаллары буенча

 


2
август, 2019 ел
җомга

2019 елның 2 һәм 3 август көннәрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә тату һәм мото шоу, стритфуд, электрон һәм рок музыканы берләштерүче, сыра кайнату буенча бишенче юбилейлы "КазаньКрафтФест" фестивале узды.

Чараны оештыручылар – Россиянең крафтлы сыра кайнату буенча Craft Depot ассоциациясе, чара Татарстан Республикасының Visit Tatarstan һәм Сыра ассоциациясе ярдәмендә узды.

Быел "КазаньКрафтФест"та Россиядән һәм чит илләрдән сыра, сидр һәм көмешкә җитештерүче иң яхшы 70 предприятие катнашты. Фестиваль кунакларының 200 сорттагы сыра эчемлекләрен татып карау мөмкинлеге булды, 20 барга  исәпләнгән гастромаркет, Бавария колбасалары, ысланган брискетлы Америка смоукерлары һәм Мексика кабымлыгы белән урам фудтраклары тәкъдим ителде.  

Фестивальнең партнерлары – мотоклублар һәм студиянең тату партнерлары – үз программаларын тәкъдим итте: шоу, конкурслар һәм 100 классик мотоцикл күргәзмәсе.

Фестивальнең күңел ачу программасы базарның иң актуаль темаларына эшлекле чаралар белән үрелеп барды, аларны уздыру өчен лекторий һәм сөйләшү зоналары булдырылды.

Әйтик, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер ТР Сыра җитештерүчеләр ассоциациясенең чираттан тыш гомуми җыелышында катнашты.

Тэглар: Казанская ярмарка крафт пиво фестиваль Ассоциация пивоваров РТ

"Казан ярминкәсе" ААҖ материаллары буенча

 

Татарстан предприятиеләрендә Россия икътисады үсешенең локомотивы булу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Федераль компетенцияләр үзәге генераль директоры Николай Соломон әнә шулай дип белдерде.

"Безнең республикада 2011 елдан бирле хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасы гамәлгә ашырылып килде, – дип искәртте ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов республикада илкүләм проектны гамәлгә ашыруга багышланган семинарда. – Бу юнәлеш "Стратегия 2030"да билгеләнгән максатка ирешүнең төп резервы булып тора. Татарстан глобаль конкурентлыкка сәләтле төбәк булырга тиеш. Нәкъ менә югары хезмәт җитештерүчәнлеге безнең икътисадның конкуренциягә сәләтлелегенең төп күрсәткече булып тора. Ә бүген бу бурыч Россия Президенты Указы белән дәүләтнең өстенлекле дәрәҗәсенә чыгарылды".

Исегезгә төшерәбез, республика илкүләм проектка 2017 елда кушылды. Якындагы биш елда 351 компания сакчыл җитештерү инструментларын үзләштерер дип планлаштырыла.

Производительность.рф сайтына 70 гариза кергән инде. Проектта чимал булмаган 5 тармактан оешмалар катнаша ала: эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспортлау һәм саклау, шулай ук ТКХ. Дәүләт ярдәменең төрле чаралары аларга сыйфатлы яңа дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итәчәк. Ә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру Татарстан халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрәчәк.

Тэглар: нацпроект производительность труда поддержка занятости

 

Бүген "Химград" технополисы 13 еллыгын билгеләп үтә. Шуңа бәйле рәвештә технополис территориясендә тантаналы вакыйга – көмеш тәңкә салу чарасы булды, ул "Химград" технополисы территориясендә индустриаль парк төзү" проектының III этабын төзи башлауны күздә тота.

Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук "Химград" АҖ җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре катнашты.

Әйтергә кирәк, тәңкә WorldSkills 2019 логотибы сурәтен йөртә.

WorldSkills Russia 2019 халыкара чемпионатының финалы Казанда 22-27 августта узачак. Чемпионат компетенцияләренең берсе – бетоннан төзү эшләре, проектның III этабын гамәлгә ашыру шулардан башланачак.

Тэглар: WorldSkills Kazan 2019 Химград

"Химград" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

Пилотсыз автомобильләр эшләү һәм җитештерү буенча бизнес-юнәлешләрне эшләтеп җибәрүне тизләтү өчен, Ford робот техникасы буенча зур булмаган Quantum Signal компаниясен сатып алган. Ул виртуаль мохиттә читтән торып роботлаштырылган транспорт чараларына идарә итүне һәм автоном һәм дистанцион рәвештә идарә ителә торган роботлаштырылган системаларга тест уздыруны тәэмин итү буенча инновацияле программа булдыруга махсуслашкан.

Нигез салынган 1999 елдан башлап Мичиганның Сейлайн шәһәрендә урнашкан Quantum Signal компаниясе күп санлы клиентлар, шул исәптән көч структуралары, өчен алдынгы мобиль робот техникасы өстендә эшли. Шулай итеп, Quantum Signal хәрбиләргә мең мильле ераклыктан роботлаштырылган транспорт чараларына читтән торып идарә итү мөмкинлеген бирүче программа эшләргә ярдәм иткән.

Ford,  компания экспертизасы ярдәмендә, тагын да катлаулырак комплекслы модельләштерү мохитен оештыра алачак, аларда транспорт чаралары һәм җитештерүчәнлекне арттыру буенча бизнес-модельләр сыналачак.

Quantum Signal тәҗрибәсе "Ford"ка пилотсыз транспорт чараларын эшләүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе кысаларында, шул исәптән программа белән тәэмин итү һәм аппарат җиһазлары прототипларын булдыруда, ярдәм итәчәк.

Ford транспорт чараларын эшләүне тизләтү белән кызыксына. Нәкъ менә шуңа күрә соңгы елларда компания программа белән тәэмин итү, модельләштерү һәм машинада укыту өлкәсендә уникаль квалификацияле, бөтен дөнья профессионалларын җәлеп итеп, көчле экспертлар командасы төзи. Quantum Signals сатып алу әлеге өлкәдә бренд позицияләрен алга таба да ныгытуга ярдәм итәчәк.

Компания шулай ук үзен робот техникасы өлкәсендә һәм мәгълүматларны кабул итү һәм тану системаларын эшләүдә яхшы яктан күрсәтте. Ford әйләнә-тирәлекне анализлау сәләтен яхшырту өчен брендның пилотсыз автомобильләрендә ярдәм итү өчен Quantum Signal тәҗрибәсен кулланырга ниятли.

Тэглар: Ford Sollers Quantum Signal

 


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Альберт Кәримов рәислегендә Татарстан Республикасында медицина һәм фармацевтика сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.

Очрашуда министр урынбасары Алексей Савельчев, "ФармМедПолис" ҖЧҖ генераль директоры Альберт Гайфуллин, республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары, "Иннополис" МИЗ" АҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Утырыш башында министр Халыкара медицина кластерын оештыруның төп максатын билгеләде – ул халык өчен иң яхшы традицион медицина практикаларыннан файдалана алуны тәэмин итү һәм хәзерге вакытта Россиядә бу хезмәтләрне күрсәтүче чит ил клиникаларының эшчәнлеген легальләштерү.

Утырышта катнашучылар ТР территориясендә Халыкара медицина кластерын оештыру проектын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар.

Альберт Гайфуллин, "Иннополис" МИЗ территориясен үстерү планын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы проекты концепциясен тәкъдир итте.

"Бу этапта Кытай традицион медицинасының Пекин Университеты, Сычуань Кытай традицион медицина провинциясенең Фәннәр Академиясе һәм Һиндстаннан фармацевтика продукциясен экспортлауга ярдәм итү советы белән килешүләргә ирешелде. Халыкара медицина кластерының асылы, кыскача гына әйткәндә, монда башка илләр медицинасының иң яхшы инновацион казанышларын алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк", – дип билгеләде Альберт Гайфуллин.

"Иннополис" МИЗ мәйданчыгында клиник үзәк, биотехнопарк һәм җитештерү-склад комплексын төзү планлаштырыла. Пилот проектлар сыйфатында Кытай традицион медицина үзәген һәм Аюверде клиникасын булдыру каралган.

Исегезгә төшерәбез, проектның инициаторлары – "ФармМедПолис" ҖЧҖ белән берлектә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы. "Халыкара медицина кластеры һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проекты ТР Дәүләт Советы тарафыннан инде каралган һәм хупланган.

Мондый инициативаны гамәлгә ашыру БРИКС һәм ШОС илләреннән инвестицияләрне җәлеп итәргә, сәламәтлек саклау өлкәсендә белем бирү эшчәнлеген һәм туризм үсешенә, медицина технологияләре трансферына һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәк.

Фикер алышу барышында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев болай дип ассызыклады:

"Халыкара медицина кластерын оештыру бездә яңа алдынгы медицина технологияләре барлыкка килүгә ярдәм итәчәк. Әмма без әлеге проектта үзебезнең медицина оешмаларының структурасын һәм тәҗрибәсен куллану мөһим булыр, дип саныйбыз".

Тэглар: ОЭЗ Иннополис медицинский кластер ФармМедПолис

 

Россия экспортерлары өчен Халыкара кооперация һәм экспорт өлкәсендә "Ел экспортеры" россиякүләм премиясе кысаларында үз уңышлары турында ачыктан-ачык белдерү мөмкинлеге барлыкка килде.

Премиянең төп бурычлары – чит илләрдә Россия бизнесының уңыш тарихын тиражлау, Россиядә экспорт бизнесын үстерү, шулай ук халыкара сәүдә өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәне тапшыру.

Премия "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында оештырылган. премия турында нигезләмә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 8 маендагы карары белән расланган.

Премия алу өчен конкурсны "Россия экспорт үзәге" АҖ чимал булмаган экспортка ярдәм итү дәүләт институты оештыра.

Премияне алу өчен кече һәм урта эшкуарлыкның эре предприятиеләре һәм субъектлары (КУЭ) дәгъва белдерә ала.

Премия түбәндәге номинацияләрдә биреләчәк:

  • "Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры"
  • "Агросәнәгать комплексы өлкәсендә ел экспортеры"
  • "Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры"
  • "Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры"

Тармак номинацияләреннән тыш, премиягә дәгъва белдерүче һәркем "Ел ачышы" (КУЭ вәкилләре өчен) һәм "Яңа география" (эре бизнес вәкилләре өчен) номинацияләрендә катнашу өчен дә гариза бирә ала.

Премиянең гомуммилли финал нәтиҗәләре 2019 елның 14 ноябрендә Мәскәүдә "Россиядә эшләнгән" халыкара экспорт форумы кысаларында дәүләтнең беренче затлары катнашында ясалачак.

"Ел экспортеры" премиясен алу буенча конкурста катнашу өчен федераль округларның һәрберсендә гаризалар бирү вакыты турында белү һәм бушлай катнашу өчен гариза бирү өчен әлеге сылтама буенча Россия экспорт үзәге сайтына узарга кирәк: https://www.exportcenter.ru/awards/.

Тэглар: нацпроект экспорт МСП Экспортер года РЭЦ

 

2019 елның 18-22 августында Казанда Татарстан Республикасыннан читтә укучы студентларның II Форумы узачак. Татарстан Республикасы Татарстан мәктәпләрен тәмамлаган һәм хәзерге вакытта республикадан читтә белем алучы студентлар белән хезмәттәшлек буенча актив эш алып бара. Татарстан Россия территориясендә профильле белгечлекләр буенча чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыруда актив роль уйный.

Форумның максаты – студентларны республиканың алдынгы предприятиеләрендә эшкә урнаштыру һәм үз урынын табу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү. Форум техник һәм гуманитар белгечлекләр, IT өлкә буенча 150 талантлы студентны җыячак. Катнашучыларны бай эчтәлекле мәгариф һәм мәдәният программасы, сессиянең нетворкингы, республика җитәкчелеге белән очрашулар, эре предприятиеләр һәм бизнес структуралары топ-менеджменты, WorldSkills стандартлары буенча дөньякүләм эшче һөнәрләр чемпионаты тантанасында катнашу көтә.

Форумда катнашу өчен республикадан читтә югары уку йортларында белем алучы студентлар (шул исәптән 2019 елда тәмамлаучылар) чакырыла, алар республика белән бергәләп гамәлгә ашыру өчен алдынгы инновацион идеяләрне тәкъдим итәргә әзер.

Гаризалар 2019 елның 25 июленә кадәр http://www.compatriotsforum.ru/ сайтында кабул ителә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International