ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

2011 елның 22 декабрендә Мәскәү шәһәренең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаментының Департамент җитәкчесе беренче урынбасары Михаил Ан җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булды һәм министр урынбасары Рашат Фәттахов белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, Мәскәү шәһәренең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаменты ягыннан – Корпоратив мөнәсәбәтләр һәм милек идарәсе, Сәнәгать сәясәте идарәсе, Икътисадый күрсәткечләр идарәсе, инновацион инфраструктура бүлеге, инвестицияләр җәлеп итү бүлеге җитәкчеләре катнашты.


21
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 елның декабрь аенда "Горбунов исемендәге КАҖБ"дә махсус билгеләнештәге Ту-214ОН самолетын очу-конструкторлык сынаулары төгәлләнде. Хәзерге вакытта лайнерны очышка сертификация алу өчен әзерләү бара. Ул киләсе ел башында башланачак. Әлеге очкыч "Ачык һава" шартнамәсе кысаларында тикшерү очышлары өчен кулланылачак. Бу проектта 34 ил катнаша.
2011 елның 20 декабрендә "КАМАЗ" ААҖ Директорлар советы утырышында 2012 елга бизнес-план расланды. Киләсе елда 48,5 мең йөк автомобиле эшләп чыгару планлаштырыла. Бу быелгыга караганда 9 %ка күбрәк. Шуларның 42 меңе Россия базарына чыгарылачак.

19
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 16-17 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Игорь Носов җитәкчелегендәге делегация Штирия Федераль җирендә (Австрия Республикасы) булды. Әлеге визит 2011 елның маенда Австрия Президенты Хайнц Фишер Татарстан Республикасына килгән вакытта төзелгән килешү кысасында үтте.

16
декабрь, 2011 ел
җомга
2011 елның 15 декабрендә “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркемнең Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә йомгаклау утырышы булды. Утырышта 2011 елга йомгак ясалды, 2012 елга планнар тикшерелде. Р.Зарипов А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
2009-2011 елларга коррупциягә каршы Татарстан Республикасы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы планы нигезендә, 2011 елның 15 декабрендә коррупциягә каршы эшчәнлек өлкәсендәге законнарга кертелгән үзгәрешләр хакында министрлык хезмәткәрләрен укыту оештырылды. Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкиле катнашты.

15
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
15-16 декабрьдә Татарстан Республикасына СССР һәм Россия Федерациясе космонавтлары делегациясе киләчәк.
Делегация составына түбәндәгеләр кергән:
• очучы-космонавт, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Георгий ГРЕЧКО,
• очучы-космонавт, очучы-сынаучы, Советлар Союзы Герое, Россия Федерациясенең җәмәгать һәм фән эшлеклесе Анатолий АРЦЕБАРСКИЙ;
• очучы-космонавт, Россия Федерациясе Герое, Ю.А. Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү Россия дәүләт фәнни-тикшеренү сынау үзәге башлыгы Василий ЦИБЛИЕВ;
• очучы-космонавт, Советлар Союзы Герое Александр БАЛАНДИН;
• очучы-космонавт, Россия Федерациясе Герое Михаил КОРНИЕНКО;
• С.П.Королевның кызы Наталья КОРОЛЕВА;
• Космонавтика Федерациясенең медицина үзәге баш табибы, Г. ГРЕЧКО хатыны Людмила ГРЕЧКО;
• Мәхмүт РӘФЫЙКОВ, С.П.Королевның шәхси кинооператоры.

14
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе

2011 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркемнең йомгаклау утырышы булачак. Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы предприятиеәре һәм эшкуарлары ассоциациясе, Чаллы шәһәре һәм “Кама арты” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы, А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, “Казан фәнни-тикшеренү авиация технологиясе институты, республиканың сәнәгать предприятиеләре (“КАМАЗ” ААҖ, “ЕлАЗ” ҖБ” ААҖ, “Казанькомпрессормаш” ААҖ, “КМПО” ААҖ), массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.


12
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ коллегиясенең “Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең өстәмә чаралары турында”гы Указын гамәлгә ашыру хакында” берләштерелгән утырышында катнашты.
2011 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республика предприятиеләренең кадрлар хезмәте җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырылды. Анда сәнәгать предприятиеләренең гомуми белем бирү учреждениеләренә шефлык итүе, фәнни-белем бирү кластерларының максатчан контрактлы әзерләү мәсьәләләре, бу эшнең матди-техник һәм интеллектуаль ягы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International