Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Республика предприятиеләренең кадрлар хезмәте җитәкчеләре катнашында киңәшмә
2011 елның 12 декабре, дүшәмбе
2011 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республика предприятиеләренең кадрлар хезмәте җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырылды. Анда сәнәгать предприятиеләренең гомуми белем бирү учреждениеләренә шефлык итүе, фәнни-белем бирү кластерларының максатчан контрактлы әзерләү мәсьәләләре, бу эшнең матди-техник һәм интеллектуаль ягы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, министрлыкның, Икътисад министрлыгының структур бүлекчәләре башлыклары, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе, 40тан артык предприятие һәм уку йорты вәкилләре (Казан, Чаллы, Зеленодольск, Әлмәт, Алабуга һәм башка шәһәрләрдән) катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, республиканың машина төзелеше комплексы предприятиеләренең – “КАМАЗ” ААҖ, “Әлмәт “Радиоприбор” заводы” ААҖ, “Әлмәт торба заводы” ААҖ, “Горький ис. Зеленодольск заводы”, “ЕлАЗ” ҖБ” ААҖ, “Казанькомпрессормаш” ААҖ, “Серго ис. завод” ҖБ” ФДУП, “Казан вертолет заводы” ААҖ һәм башкаларның һөнәри юнәлеш бирүгә, уку йортлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.
Мәсәлән, сайлаячак һөнәрләре белән танышу һәм һөнәри әзерләнү максатыннан 2011 елда “Казанькомпрессормаш” ААҖндә Казан шәһәренең 5 мәктәбеннән 120 укучы булган. Бу предприятиедә йөздән артык остаз бар. Ел саен техник көллиятнең 50-60 укучысы һәм югары уку йортларының 450 дән артык студенты хезмәт практикасы үтә, шефлык ителә торган мәктәпләргә матди-техник, ысулый ярдәм күрсәтелә.
“Серго ис. завод” тарафыннан шефлык итү кысаларында 400 мең сумлык спорт инвентаре сатып алынган. Предприятиедә мәктәп укучыларын һәм студентларны спорт, мәдәни чараларга, хәрби-патриотик эстафетага, музей эшенә, предприятиенең җитештерү эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән традицияләрне саклап калырга һәм үстерергә омтылалар.
“Казан вертолет заводы” ААҖ 8 нче гимназия базасында өч физика-математика классы булдырды, аларда укучылар урта һәм югары техник һөнәри белем алуга әзерләнеп, махсус программа буенча белем ала. Олимпиадалар уздырыла, укучылар гомумроссия күләмендәге чараларда катнаша. Болар барасы да җитештерү процессы белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.
КФУ һәм КНИТИ-КАИ вәкилләре чыгышында мәктәп укучыларын техник ВУЗларга керү өчен әзерләүдә, максатчан контрактлы хәзерлекне оештыруда республика университетлары тәҗрибәсе генә түгел, башка төбәкләрдәге коллегаларының да эше, проблемалар һәм аларны чишү юллары чагылыш тапты.
Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспециясе һәм “Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе” КБО җитәкчеләре чыгышлары предприятиеләрдә хезмәтне саклауның актуаль мәсьәләләренә багышланды.
Киңәшмәдә эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен арттыру, укуны техник һөнәрләр буенча дәвам итү мөмкинлеге бирү һәм матди-техник яктан ярдәм итү максатларында 2012 елның 1 февраленә кадәр гомуми белем бирү учреждениеләрен республика предприятиеләренә беркетү бурычы куелды. Белгечләрне максатчан контрактлы әзерләүнең нәтиҗәлелеген тикшерү максатында 2008-2011 елларда төзелгән шартнамәләргә анализ үткәрү хакында карар кылынды.
Предприятиеләргә хезмәтне саклау һәм хезмәт иминлеге буенча эшчәнлекне активлаштырырга, бу юнәлештә нәтиҗәле эшләгәннәрне билгеләп үтәргә һәм хезмәт шартларын бозу фактлары буенча административ чаралар күрергә тәкъдим ителде.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз