2011 елның 16-17 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Игорь Носов җитәкчелегендәге делегация Штирия Федераль җирендә (Австрия Республикасы) булды. Әлеге визит 2011 елның маенда Австрия Президенты Хайнц Фишер Татарстан Республикасына килгән вакытта төзелгән килешү кысасында үтте.
Делегация составында Татарстан Республикасының Чех Республикасындагы сәүдә-икътисад вәкиле Зөфәр Абдулгалиев, “КАМАЗ” ААҖ җитештерү системаларын үстерү комитеты рәисе Игорь Медведев, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Николай Абруков та бар иде. Делегация эшендә Россия Федерациясенең Чех Республикасындагы сәүдә вәкиле Юрий Стеценко катнашты.
16 декабрьдә делегацияне Штирия Парламенты спикеры Франц Майхен кабул итте. Майхен әфәнде үзенең чыгышында Россия һәм Австрия предприятиеләре арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү кирәклегенә басым ясады.
Делегация визиты кысаларында автокомпонентлар җитештерүче берничә предприятие җитәкчесе белән очрашу, барлык төр транспорт, җитештерү күәтләре өчен дивгательләр, трансмиссияләр җитештерүче иң эре инжиниринг компаниясе AVL List GmbH төркеме штаб-квартирасына бару оештырылды.
Мәгълүмат өчен:
Штирия – Австриянең мәйданы буенча икенче (16 391,93 км2), халык саны буенча дүртенче (1 млн. 183 тыс. 303 человека) федераль җире. Башкаласы Гранц шәһәре – Австриядә халык саны буенча икенче урында торучы шәһәр.
Штирия – индустриаль җир. Соңгы дистә елларда хосусый предприятиеләрдә дә, дәүләт предприятиеләрендә дә структур үзгәрешләр булды: җитештерүнең яңа товар линияләренә һәм инновацион ысулларга күчү күзәтелде. Штирия бюджетында төп керем экспорттан керә: чит илләргә автомобильләр һәм аларга компонентлар, метал һәм тимер эшләнмәләр, канцелярия кирәк-яраклары, электротехник һәм электрон әйберләр озатыла.
Сәнәгатьнең төп тармаклары: корыч кою, кара һәм төсле металлургия (рельслар һәм тимер чыбык җитештерү), машина төзелеше, электротехника һәм электроника сәнәгате, пыяла җитештерү, керамика һәм азык сәнәгате, йөк автомобильләре җитештерү, химия индустриясе, агач эшкәртү һәм текстиль промышленносте, тау токымнары индустриясе (илдә табыла торган тимернең 90 %ы Штириядә чыгарыла)
Австриядәге урманнарның якынча 27 %ы Штирия территориясенә туры килә. Авыл хуҗалыгының кошчылык, ат үстерү, балыкчылык, яшелчәчелек, шәраб ясау төрләре киң таралган.