ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 9 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Анатольевич Медведев “Ваклап сату базарлары турында һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль Законның 24 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Федераль Законга кул куйды. Әлеге закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2011 елның 18 ноябрендә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 2011 елның 29 ноябрендә хупланды.

9
декабрь, 2011 ел
җомга

9 декабрь Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) тәкъдиме белән коррупциягә каршы халыкара көрәш көне буларак билгеләп үтелә. "Татарстан Республикасында коррупциягә каршы гамәлләр турында" 2006 елның 4 маендагы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "2009-2011 елларга коррупциягә каршы көрәш стратегиясен гамәлгә ашыру программасы" расланды. Министрлык Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 18 августындагы 687 номерлы Карары белән расланган "2012-2014 елларга коррупциягә каршы республика комплекслы программасы"н тормышка ашыруда актив катнаша.


2011 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында предприятиеләрнең кадрлар хезмәте эшен һәм хезмәтне саклауны оештыруга багышланган киңәшмә үткәрелә.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе, предприятиеләр һәм республиканың уку йортлары вәкилләре катнаша.
Әлеге чарада түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышу булачак:
• гомуми белем бирү учреждениеләрендә шефлык һәм һөнәри юнәлеш бирү эше;
• максатчан контрактлы әзерләүне нәтиҗәле оештыру мәсьәләләре;

• Предприятиеләрнең кадрлар хезмәте ассоциациясе эше;

• хезмәтне саклау һәм хезмәт иминлеге турында;

• бүләкләүләр хакында.


8
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе


2011 елның 8 декабрендә “Сакчыл җитештерү”не кертү буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үткәрә торган эш кысаларында, республиканың хакимият органнары, министрлыклар һәм ведомстволар, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләрен Лин-технологияләргә өйрәтү максатыннан “КАМАЗ” ААҖдә “КАМАЗ ААҖ мисалында “Сакчыл җитештерү”не кертү принциплары” хакында уку-укыту семинары оештырылды. Аның эшендә республика Премьер –министры И.Ш. Халиков та катнашты.


6
декабрь, 2011 ел
сишәмбе

Татарстан – Россиянең икътисадый яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе, Россиядәге җитештерү сәнәгатенең дүрт процентка якыны республикабызга туры килә. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “Яңалыклар” Россия мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Татарстанда икътисадның инновацион үсешкә күчү стратегиясен гамәлгә ашыру турында сөйләде.


2
декабрь, 2011 ел
җомга
2011 елның 2 декабрендә «Казан ГипроНИИАвиапром» ябык акционер җәмгыятенең 70 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш була. Әлеге предприятие авиация сәнәгатенең әйдәп баручы булып тора.

29
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
2011 елның 30 ноябрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә (1 нче павильон) “Нанотехнологияләр. Казан-2011” III махсуслашкан күргәзмәсен һәм “Сәнәгатьтә экологик имин технологияләр” юнәлеше буенча “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” XII халыкара конференциясен тантаналы ачу була.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнаша.

28
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «ЦСМ Татарстан» ФБУ белән берлектә 2011 елгы “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” республика конкурсы һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрә. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” конкурсын оештыру комитеты рәисе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, лауреат һәм дипломант исемнәрен яулаган предприятие җитәкчеләре катнаша.

25
ноябрь, 2011 ел
җомга
2011 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Владивостокка (Приморье крае) китәчәк.

24
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 елның 24-27 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәре үткәрелә. Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International