Татарстан Республикасына Мәскәү шәһәренең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаменты делегациясе визиты

2011 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе
2011 елның 22 декабрендә Мәскәү шәһәренең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаментының Департамент җитәкчесе беренче урынбасары Михаил Ан җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булды һәм министр урынбасары Рашат Фәттахов белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, Мәскәү шәһәренең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаменты ягыннан – Корпоратив мөнәсәбәтләр һәм милек идарәсе, Сәнәгать сәясәте идарәсе, Икътисадый күрсәткечләр идарәсе, инновацион инфраструктура бүлеге, инвестицияләр җәлеп итү бүлеге җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов кунакларны Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалы, Татарстан Республикасында сәнәгатьнең инновацион яктан үсеше белән таныштырды.
Делегация җитәкчесе, Мәскәү шәһәренең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Михаил Ан Татарстан Республикасында сәнәгатьнең инновацион яктан үсеше Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен үрнәк булуын билгеләп үтте.
Мәскәү кунаклары шулай ук Татарстан Республикасының инновацион үсеш агентлыгында булачак, “Идея” технопаркы эше, югары технологияләр өлкәсе технопаркы “IT-парк” эшчәнлеге белән танышачак, “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын гамәлгә ашыру, дәүләт хезмәтләре күрсәтүне электрон рәвештә алып бару, “Химград” технополисы белән танышачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International