Махсус билгеләнештәге Ту-214ОН самолетын очу-конструкторлык сынаулары тәмамланды

2011 елның 21 декабре, чәршәмбе

2011 елның декабрь аенда "Горбунов исемендәге КАҖБ"дә махсус билгеләнештәге Ту-214ОН самолетын очу-конструкторлык сынаулары төгәлләнде. Хәзерге вакытта лайнерны очышка сертификация алу өчен әзерләү бара. Ул киләсе ел башында башланачак. Әлеге очкыч "Ачык һава" шартнамәсе кысаларында тикшерү очышлары өчен кулланылачак. Бу проектта 34 ил катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International