2011 елның 20 декабрендә "КАМАЗ" ААҖ Директорлар советы утырышында 2012 елга бизнес-план расланды. Киләсе елда 48,5 мең йөк автомобиле эшләп чыгару планлаштырыла. Бу быелгыга караганда 9 %ка күбрәк. Шуларның 42 меңе Россия базарына чыгарылачак.
2012 елда компаниягә Россия базарында алдынгылыкны саклап калу, җитештерелгән продукциянең куллану сыйфатларын һәм экологик үзенчәлекләрен яхшырту, җитештерүнең туктап торуын бетерү һәм рентабельлелекне, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру бурычы куелган.
Мәгълүмат өчен:
“КАМАЗ” ААҖ йөк автомобильләре җитештерүчеләр арасында дөньяда 11 нче, дизель двигательләре җитештерүчеләр арасында 8 нче урынны били. Бердәм комплекс составына эшләү, җыю, җитештерү, шулай ук әзер продукцияне сату белән шөгыльләнә торган 13 эре бүлекчә керә. Компания составында барлыгы 96 предприятие эшли. “КАМАЗ” автомобильләре БДБ, Европа, Азия, Африка һәм Латин Америкасындагы 80 нән артык илдә кулланыла.