2011 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркемнең йомгаклау утырышы булачак. Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы предприятиеәре һәм эшкуарлары ассоциациясе, Чаллы шәһәре һәм “Кама арты” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы, А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, “Казан фәнни-тикшеренү авиация технологиясе институты, республиканың сәнәгать предприятиеләре (“КАМАЗ” ААҖ, “ЕлАЗ” ҖБ” ААҖ, “Казанькомпрессормаш” ААҖ, “КМПО” ААҖ), массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясаячак.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән :
1. “Сакчыл җитештерү” инструментларын кертү йомгаклары. Түбәндәгеләр чыгыш ясаячак:
• Г.Ч. Әхмәдиева, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары;
• Г.Ф. Мингалиев, А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының икътисад һәм предприятиеләр белән идарә итү кафедрасы җитәкчесе;
• Ю.И.Петрушин, Чаллы шәһәре һәм “Кама арты” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы директоры;
• В.Ф.Арженцов, “КАМАЗ” ААҖнең җитештерү системасын үстерү комитеты рәисе урынбасары.
2. Эшче төркемнең 2012 елга “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча чаралар планы турында. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева.
Йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты вәкилләренә һәм күптән түгел уздырылган Лин-форум эшен яктыртудагы актив эшчәнлекләре өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырачак.