Татарстан Республикасына СССР һәм Россия Федерациясе космонавтлары делегациясе визиты

2011 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе
15-16 декабрьдә Татарстан Республикасына СССР һәм Россия Федерациясе космонавтлары делегациясе киләчәк.
Делегация составына түбәндәгеләр кергән:
• очучы-космонавт, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Георгий ГРЕЧКО,
• очучы-космонавт, очучы-сынаучы, Советлар Союзы Герое, Россия Федерациясенең җәмәгать һәм фән эшлеклесе Анатолий АРЦЕБАРСКИЙ;
• очучы-космонавт, Россия Федерациясе Герое, Ю.А. Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү Россия дәүләт фәнни-тикшеренү сынау үзәге башлыгы Василий ЦИБЛИЕВ;
• очучы-космонавт, Советлар Союзы Герое Александр БАЛАНДИН;
• очучы-космонавт, Россия Федерациясе Герое Михаил КОРНИЕНКО;
• С.П.Королевның кызы Наталья КОРОЛЕВА;
• Космонавтика Федерациясенең медицина үзәге баш табибы, Г. ГРЕЧКО хатыны Людмила ГРЕЧКО;
• Мәхмүт РӘФЫЙКОВ, С.П.Королевның шәхси кинооператоры.

Казан шәһәренә визит кысаларында делегация Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән очрашачак. Шулай ук “КМПО” ААҖ бару, завод тарихы музеен карау һәм Сергей Павлович Королев горельефына чәчәкләр салу планлаштырыла. А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ студентлары һәм педагоглары белән очрашу, Казан (Идел буе) федераль университеты музее белән дә танышу булачак.
Кунаклар шулай ук республиканың тарихи һәм мәдәни ядкарьләренә – Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Благовещенск Соборы, Раифа монастырена да барачак.

Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасы тарихында илебез космонавтикасы үсешенә бәйле выкыйгалар бар. Космик аппаратларның генераль конструкторлары Сергей Королев һәм Валентин Глушко исемнәре дә Татарстан башкаласы белән бәйле.
2007 елның гыйнварында Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсендә Сергей Павлович Королевка горельеф ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International