Эшкә йомгак ясалды һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды

2011 елның 16 декабре, җомга
2011 елның 15 декабрендә “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркемнең Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә йомгаклау утырышы булды. Утырышта 2011 елга йомгак ясалды, 2012 елга планнар тикшерелде. Р.Зарипов А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Рәхмәт хатында Р.Зарипов, республикада “Сакчыл җитештерү” принципларын кертү буенча уңай үзгәрешләр булуын һәм предприятиеләрнең үз-үзләренә ышанычлары арту, зур финанс кертемнәреннән башка да әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуы турында ассызыклап үтте.

Министр шулай ук әлеге эшнең даими булырга тиешлегенә, аның Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе шартларында җитештерелгән продукциянең конкурентлылык дәрәҗәсен арттыру кысаларында бигрәк тә мөхим булуына басым ясады.
Эшче төркемнең 2011 елдагы эшчәнлеге хакында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева чыгыш ясады.
2012 елга планлаштырылган эшләр турында А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты вәкиле Газиз Мингалиев һәм Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы директоры Юрий Петрушин, “КАМАЗ” ААҖдә Лин-технологияләрне кертү хакында Владимир Арженцов бәян итте.
Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов актив фәнни-оештыру эшчәнлеге өчен А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты вәкилләренә һәм күптән түгел булган VI халыкара Лин-форумны яктыртуда актив эшчәнлекләре өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетыннан Виталий Бабушкин, Валерий Белоглазов, Вячеслав Трутнев; ММЧ вәкилләреннән – “Татарстан Новый Век – Татарстан Яңа гасыр” ТРК хәбәри программалар дирекциясе, “Татар-информ" МА, “Республика Татарстан” газетасы бүлек редакторы Ирина Демина, "Время и деньги” газетасы бүлек башлыгы Нина Агаева, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе Галия Хәбибуллина бар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International