ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2012 ел
сишәмбе
“Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе республикабызда берничә елдан бирле уздырыла. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов билгеләп үткәнчә, “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясендә республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм сәүдә оешмалары катнаша. Беренче сыйныф укучылары өчен уздырыла торган акциядә мәктәп һәм спорт киемнәре алына, күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, инвалид балаларга ярдәм күрсәтелә. Әлеге чара балаларга мәктәп кирәк-ярагы алырга ярдәм итә, аларда Белем көнендә бәйрәм кәефе тудырырга булыша”. Татарстанның сәнәгать предприятиеләре һәм сәүдә оешмалары быел да бу акциядә актив катнашты. Ярдәм төрлечә күрсәтелде: кемдер укучыларга канцелярия кирәк-яраклары салынган портфель бүләк итте, кемдер социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр өчен махсус чаралар уздырды, мохтаҗ гаиләләргә адреслы матди ярдәм күрсәтелде, мәктәпләрне төзекләндерүдә ярдәм ителде.

27
август, 2012 ел
дүшәмбе
24 августта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министр урынбасары Рашат Фәттахов җитәкчелегендә эшче төркем утырышы булды. Ул “Җәмәгать туклануы предприятиеләрен Казан шәһәрендә 2013 елда үткәреләчәк бөтендөнья җәйге универсиадасы кунакларына һәм анда катнашучыларга хезмәт күрсәтүгә әзерләү”гә багышланды. Утырышта “Казан шәһәрендә 2013 елда үткәреләчәк XXVII бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе” АНО, кулланучылар хокукын яклау өлкәсе хезмәте, “Медицина профилактикасы республикасы үзәге” вәкилләре катнашты.

Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасы кулланучылар базары мәсьәләләре буенча эшче төркем 2012 елның маенда төзелде, төп максаты – федераль дәүләт хакимияте органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары арасында җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү, Россия товар җитештерүчеләре мәнфәгатен яклау өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү, һ.б.

24
август, 2012 ел
җомга
24 августта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министрлыклар, ведомстволар һәм республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, “Газпромбанк” ААҖ җитәкчелеге катнашында киңәшмә үткәрелде, анда Хезмәттәшлек итү турында беркетмәгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, “Газпромбанк” ААҖ исеменнән Идарә рәисе урынбасары Ф. Канцеров кул куйды.

21
август, 2012 ел
сишәмбе
21 августта Татарстан Республикасына Россия Федерациясенең энергетика министры Александр Новак килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, республиканың ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре җитәкчеләре каршы алды. А. Новак Татарстанга визиты кысаларында Казан шәһәрендә 2013 елда узачак җәйге универсиада уеннары объектларын энергия белән тәэмин итү, Идел буе федераль округында электр энегетикасы объектларын көзге-кышкы чорга әзерләү буенча җыелышлар уздырачак, нефть чыгару һәм эшкәртү объектлары белән танышачак.

17
август, 2012 ел
җомга
17 августта Татарстанда беренче тапкыр “Мин күккә гашыйк!” кече авиация бәйрәме уздырыла. VI халыкара «АКТО-2012» күргәзмәсе кысаларында үткәрелә торган шоу Россиянең авиация тармагы тарихының истәлекле даталарына: Россия хәрби авиациясенең 100 еллыгына, А.Н. Туполев ис. КБ 90 еллыгына, Горбунов ис. КАҖБ 85 еллыгына, А.Н. Туполев ис.КНИТУ – КАИ 80 еллыгына һәм "Электроприбор" заводының 95 еллыгына багышлана.

16
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов предприятие коллективын бәйрәм белән котлады:
2012 елның 15 августында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшчәнлекләрен реструктуризацияләү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнүче оешмаларның инвестиция проектларын карау һәм бәйләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Анда "ЕлАЗ" ҖБ" ААҖ, "Форд Соллерс Алабуга" ҖЧҖ, "Татспиртпром" ААҖ, "АК БАРС АЭРО" ААҖ, «Нэфис Косметикс» ААҖ, һ.б предприятиеләрнең инвестиция проектлары каралды.

14
август, 2012 ел
сишәмбе
"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә ачылган «Авиакосмос технологияләре, заманча материаллар һәм җиһазлар. Казан-2012» VI халыкара махсус күргәзмәсе (АКТО-2012) кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе ("ОАК"), «С.П.Горбунов ис. КАҖБ», А.Н.Туполев ис. КНИТУ арасында Татарстан Республикасы авиация кластеры өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов та катнашты.
Документны Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, "ОАК" ААҖ Президенты М. Погосян, «С.П.Горбунов ис. КАҖБ» ААҖ генераль директоры В. Каюмов, КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Н. Абруков имзалады.

10
август, 2012 ел
җомга
9 августта Түбән Кама шәһәрендә «Иң яхшы эретеп ябыштыручы-2012» төбәк конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Беренче урынны Әлмәт шәһәреннән "Нефтегаз" предприятиесе эшчесе Евгений Владимиров алды. Икенче урынга Михаил Новокрещенов ("ПромСтройПодряд" ҖЧҖ), өченче урынга Ринат Каримуллин («Татспецнефтехимремстрой» ҖЧҖ) лаек дип табылды. Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов катнашты.

8
август, 2012 ел
чәршәмбе
8-10 августта Венесуэланың Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Уго Хосе Гарсия Эрнандес Татарстан Республикасына килде. Илче республиканың алдынгы нефть химиясе предприятиеләре («Татнефть» ААҖ, «Түбән Кама нефтехим» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ) эшчәнлеге белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International