«АКТО -2012» күргәзмәсе кысаларында килешүләргә кул куелды

2012 елның 14 августы, сишәмбе
"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә ачылган «Авиакосмос технологияләре, заманча материаллар һәм җиһазлар. Казан-2012» VI халыкара махсус күргәзмәсе (АКТО-2012) кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе ("ОАК"), «С.П.Горбунов ис. КАҖБ», А.Н.Туполев ис. КНИТУ арасында Татарстан Республикасы авиация кластеры өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов та катнашты.
Документны Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, "ОАК" ААҖ Президенты М. Погосян, «С.П.Горбунов ис. КАҖБ» ААҖ генераль директоры В. Каюмов, КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Н. Абруков имзалады.
Күргәзмә кысаларында "ВИАМ" һәм "КНИАТ" инновация-технология үзәге" сәнәгать технологияләре технопаркы" ААҖ арасында яңа материаллар һәм технологияләр буенча уртак лаборатория булдыру хакында килешүгә дә кул куелды. Ул "ВИАМ" ФГУП һәм Татарстан Республикасы арасында фәнни-техник хезмәттәшлек итү хакында төзелгән килешүгә нигезләнә. Документка Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары И. Мингалиев, "ВИАМ" ФГУП генераль директоры урынбасары Д. Гращенков, "КНИАТ" ААҖ генераль директоры Ф. Шәйхиев имза салды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International